• Новости

    Ал сапфир туегыз белэн!

    Хөрмэтле Нуриәхмәт абый, Миннегөл апа! Сезне Ал сапфир туегыз белән чын күңелдән  котлыйбыз!

     Кадерле туганнарыбыз! Сез бер җан, бер тән булып, бер берегезне күз карашыннан аңлап 45 ел тату гомер кичердегез. Бүген дә бер-берегезне хөрмәтләп яшисез. Сезнең тормыш безнең өчен матур үрнәк һәм горурлык.

    Шушы зур бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләребезне житкерәбез: саулык- сәламәтлек, мул тормыш, балалар  игелеге, оныклар шатлыгы, тигезлек телибез. Тормышыгызның һәр мизгеле шатлык- куанычлар буләк итсен, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәргә язсын.

    Барлык туганнар исеменнән Роза.

    ===========================================

    Шушы көннәрдә авылыбызның күркәм кешеләре – Нигъматуллин Нуриәхмәт абый белән Миннегөл апаның бергә тормыш корып җибәргәннәренә 45 ел булды. Шул уңайдан барлык авылдашларыбыз котлауларына безнең сайт администрациясе дә кушыла. Тыныч, матур тормышта, озын-озак еллар буена, авылыбызның яме булып яшәвегезне телибез!

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться