• Новости

    Син булырсын куркэм бер адэм

    Син булырсың күркәм бер адәм

    Табигатьне тагын ямьләндереп,

    Җылы язлар килә галәмгә.

    Сәламәтлек, бәрәкәтләр белән,

    Раббым бирсен аны һәркемгә.

    Бер кеше дә сайлап алмый җирдә,

    Үз башына килгән язмышны.

    Сүтә-сүтә тормыш йомгакларын,

    Нәрсәнедер көтә һәр көнне.

    Хак Раббыбыз еллар фасылларын,

    Гел яшәртеп тора, матурлап.

    Язгы кояш нурларына карап,

    Тормышыңны яшә кадерләп.

    Хак Тәгаләм адәм баласына,

    Акыл биргән уйлап карарга.

    Якты дөньяларда яшәгәндә,

    Ике юл бар сайлап алырга.

    Ике дөнья бәрәкәтен сорап,

    Дога кылыйк, кулны күтәреп.

    Ихласлылык булсын күңелләрдә,

    Бүген сорыйк, калмыйк соңарып.

    Раббым юмарт, бирер сораганың,

    Күңелең чиста булсын һәркайчан.

    Гайбәт сөйләп йөрмә, ахыры начар,

    Аллаһ гафу итмәс беркайчан.

    Һәр кешене яратып яшә җирдә,

    Сәламен ал, үзең бир сәлам.

    Гаебең булса, үзең гафу сора,

    Син булырсың күркәм бер адәм.

    Күңелебездә һәрчак язлар булсын,

    Авылыбызда булсын иминлек.

    Без яшибез якты дөньяларда,

    Йөзебездә булсын сөйкемлек.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 2022 ел, март

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться