• Новости

    Минеходин (Минехузин) Шакир Эхмэт улы- Улемсез полкта яна исем

    Минеходин (Минехузин) Шакир Әхмәт улы- Үлемсез полкта яңа исем

         Россия Федерациясе Оборона Министрлыгы яңа документларны ачын дәвам итә. Шулар арасында тагын бер бәзәкәле- 1906 елда туган Минеходин (Минехузин) Шакир Әхмәт улы табылды. Бу сорауны бик җентекләп өйрәнергә кирәк булды, чөнки Бондюг райвоенкоматының 13 январендәге №1651 донесениесендә шулай ук Бәзәкәдә 1906 елда туган Хузин Шакир 1943 елдың октябрендә хәбәрсез югалды дип язылган. Минходин Шакир һәм Хузин Шакир бер үк кеше түгелме икән?

    Хузин Шакир, 1906 г.р.

    Рядовой

    Беспартийный

    Призван Бондюжским РВК 25 августа 1941г.

    Последнее письмо 26 апреля 1943г.

    Пропал без вести в октябре 1943г.

    Жена: Хузина Минзиян, Бизяки

    (Из донесения Бондюжского РВК № 1651 от 13.01.1947г.)

          Документларны тирәнтен өйрәнү нәрсәләр ачты? Хузин Шакирның хатыны Минҗиян исемле булган (бу информацияне 1946-47 елларда Бәзәкә кешеләре язган- хата булмаска тиеш бу очракта). Тагын игътибар итәргә кирәк: донесение сугыштан соң ике елга якын вакыт узгач 1947 елда язылган. Пленда яки каты яраланган булса берәр хәбәр килер иде бит гаиләсенә. Ә Минеходин (Минехузин) Шакир архив документлары буенча әле 1944 елның августында исән була. Хатынының исеме дә икенче- Минур Сафаевна. Хузин Шакир Бондюг райвоенкоматы донесение буенча РККАга 1941 елның 26 авгсутында чакырылган булса, Минехузин Шакир архив документлары буенча 1941 елның 26 июнендә фронтка китә. Димәк, болар икесе ике кеше булырга тиеш дигән фикер дөрес буладыр.

         Архив документларында Шакир абзыйның 1930 елгы улы Патех (Бәзәкәдә “Ф” хәрефен “П” га әйләнереп сөйләшәләр бит- бу Фатыйх була инде))), 1935 елгы кызы Бибинур һәм 1941 елгы кызы Маһинур бар дип язылган. Болар чыннан да Бәзәкә кешеләре булып чыктылар. Аларның алга таба тормыш юлларын ачыклауда Красноярскида яшәүче Фәния апа Латыйпова (Кәримова), Бәзәкәдә яшәүче Рәмзия апа Туктаманова (Гайнуллина), Воткинск шәһәрендә яшәүче Рәфия апа Хакимова (Гайнуллина) зур ярдәм күрсәттеләр- күп рәхмәт аларга! Фатыйх абый соңга таба Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә тора һәм шунда вафат була. Бибинур апа Әлмәт районында Югары Мактама авылында тора һәм шунда вафат була. Маһинур апа якташыбыз, Воткинск шәһәрене мәчетенең имам-хатыйбы булып торган Фатхуллин Шәмсе абыйның улы Мәгъсүмгә кияүгә чыгып бүген дә Воткинск шәһәрендә тора.

         Минехузин Шакир абзый 1944 елның августында Карелия фронтының 122-нче укчы дивизиясенең 420-нче укчы полкыннан 238-нче армия запас укчы полкына пулеметчылар ротасына җибәрелә. Бу вакытта инде Финляндия капитуляцияләнеп сугыштан чыгарга әзерләгән вакыт була бу. Пулеметчылар роталары алга таба немец гаскәрләрен Финляндия һәм Норвегиядән куып бару өченме, әллә Прибалтикада, Польшада һәм Германиядә булачак сугышлар өчен әзерләнгәме?

         Кызганычка каршы, кызы Маһинур апа сүзләре буенча, әтиләре сугыштан кайтмый. Нигәдер әлегә ачылган архив документларында аның кайда һәм кайчан һәлак булуы турында мәгълүмәт юк (бәлки алга таба архив документлары ачылыр әле).

         Барыбер Шакир абзый авылыбызның Үлемсез полкына кайтты. Хәзер ел саен аның исемен атап мәчет картлары Җиңү бәйрәме алдыннан дога укыячаклар.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться