• Новости

    Салимуллина Миниямал Шайхелахмат кызы

    Минем әни, Миниямал Шәйхеләхмәт кызы, 1923 елның 30 сентябрендә Бәзәкә авылында баш бала булып дөньяга килә. Бала һәм үсмер чаклары ачлык һәм сугыш елларына туры килә аның. Күпме авырлыклар кичерергә туры килә аңа! 9 яшеннән ат җигеп колхоз эшләрендә катнаша.

         Әтисе Шәйхеләхмәт 1936 елда донос белән гаепсезгә төрмәгә эләгә һәм шунда үлә. 1,5 елдан әнисе Хөсниҗамал бер уч ашлык өчен төрмәгә озатыла. Өйдә әнигә 2 сеңлесе: Әминә белән Мәдинә; 2 энесе: Нуриәхмәт белән Хаҗиәхмәт кала. Күп тә үтми, кече энеләре Хаҗиәхмәт, ачлыктан шешенеп, вафат була. Бу вакытта әнигә бары тик 14 яшь була.

         Әни 13 яшендә гади атчы булып колхозга эшкә урнашкан була. Ә хезмәт кенәгәсе аңа 1939 елда 16 яшь тулгач кына ачыла.

         Авыр сугыш елларында әнигә бригадир хезмәтен дә, өлкән конюх вазифасын да башкарырга туры килә. Сугыш елларында тылдагы хезмәтләре өчен 1953 елда әнигә һәм авылдагы 2 ир-атка беренчеләрдән булып “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-45г.г.” медале тапшырыла.

         Сугыштан соң ,1947 елда, әни 1940 елда армия сафларына алынып, 1945 елда сугыш кырыннан җиңү яулап, авылга исән-сау әйләнеп кайткан Сәлимуллин Хәмәт Хикмәт улы белән гаилә кора. Әкренләп үзләренең көче белән тормыш башлап җибәрәләр. 5 ел буе түземсезлек белән бала көтәләр. Инде уллыкка бала алырга уйлашкач, әни үзенең авырлы икәнен сизеп ала. Ул дөньяга бер-бер артлы 8 бала китерә. Кызганычка каршы, өч баласы яшьли бакыйлыкка күчә. Калган бишебез әти-әни канаты астында, гадел, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбия алдык.

         Әни 1969 елда сельпога возчик булып урнаша. Әни безнең күңелләрдә үзенең көчле рухы, ныклы характерлы булуы белән истә калды. Әнә шул сыйфатлары аны һәрвакыт яңалыкка этәрә..

         1971 елның сентябрендә хуҗалык рәисе Ахмеров Баян Вәлиевич тарафыннан хатын-кызлар өчен трактористлар курсы оештырылуын белгәч, ул беренчеләрдән булып гариза яза. Яшен 46 яшь итеп күрсәтә. Әнигә бу вакытта 48 яшь һәм арада иң өлкәне ул була. Бу курска 80 нән артык хатын-кыз гариза яза.

         4 класс белеме генә булуына карамастан, әни бик тырышып укый. Без кичләрен бергә уку материалларын гомуми дәфтәргә күчерергә, экзамен билетларына җаваплар язарга булыша идек. Курста теория белән практиканы авылдашыбыз Шәймөхәмәтов Әхәт Касыйм улы алып барды.

         Ниһаять, 1972 елның язында, имтиханнарны уңышлы тапшырып, алты хатын-кыз: Сәлимуллина Миниямал, Сәлимуллина Фатыйма, Шәрәфетдинова Наталья, Шәяхмәтова Нәҗибә, Шәймәрданова Гәздәбикә, Хәбибуллина Саҗидә Липецк трактор заводында чыгарылган өр-яңа Т-40 тракторлары руле артына утырып эш башлыйлар. Бу бригаданы “Беренче карлыгачлар” дип атадылар.

         Әни үз һөнәрен яратып, вакыт белән исәпләшмичә, бер эштән дә курыкмыйча, намус белән эшли. Чөнки кечкенәдән үк барлык эшләрне хөрмәт итәргә өйрәнгән. Нормасын 150-170 процентка үтәп барды. Урып-җыю вакытларында, терлек азыгы әзерләгәндә, җәйге мал лагерьларына силос илтүдә иртәдән кичке караңгыга кадәр, һава торышының нинди булуына карамастан, хезмәт куйды. Кыш-яз басу-кырларга тирес, черемә ташый. Моннан тыш, кышын 4 терлекчелек фермасының тиресен чыгара, маллар астына Менделеевск пилорамасыннан пычкы чүбе алып кайтып тарата, силос белән тәэмин итеп тора.  Вакыт белән исәпләшмичә һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, никадәр җаваплы кеше булуы турында   әнинең 75 еллык юбилеенда колхоз хуҗалыгы рәисе Галимов Ибраһим Миндар улы сокланып, ассызыклап сөйләде.

         Әнинең тракторы белән капиталь ремонтка туктаганын хәтерләмим. Монда әтинең дә өлеше зур булгандыр дип уйлыйм. Әти гомере буе машина руле артында булды. Техниканы бик яхшы белә иде. Болардан тыш, әни дә, әти дә күршеләргә, авылдашларга техникалары белән хуҗалык эшләрендә дә булыша иделәр.

         Әти авырып китү сәбәпле, әни эшеннән 66 яшендә туктады. Ләкин 70 яшендә дә, күршенең тракторына утырып элдертеп чапканы хәзер дә күз алдымда тора...

         Әниемнең хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. 1972 елның 15 декабрендә “За трудовое отличие” медаленә лаек була. 1974 елда Алабуга районы механизаторлары арасында “Лучший механизатор” исемен ала. 1975 елда тракторчы хатын-кызлар белән Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Әнинең фотосы районның Почет тактасына куела. Шулай ук әни “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә, аңа “Атказанган колхозчы” исеме бирелә. Ул күпсанлы мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

         Әтием Сәлимуллин Хәмәт Хикмәт улы 1990 елның 20 мартында, әнием Сәлимуллина Миниямал Шәйхеләхмәт кызы 2003 елның 29 сентябрендә вафат булдылар.

         Без, балалары - Мансур, Мининур, Мансура, Гөлфирә, Илсөяр әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле! Бүгенге көндә әти-әнинең киңәшләрен тотып, бер-беребезне хөрмәт итеп, аралашып-ярдәмләшеп яшибез.

     

                                Гайфетдинова Мининур Хәмәт кызы. 2022 ел, март

    знаменитости Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться