• Новости

    Ахметзянова Равиля Шаймухамат кызы

    Әхмәтҗанова Рәвилә Шәймөхәмәт кызы

         Рәвилә апа үзебезнең Татар Тәкәше авылында Шәймөхәмәт абый белән Фәүзия апа гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы, үсмер чагы табигатьнең иң матур җирендә урнашкан Татар Тәкәше авылында уза Рәвилә апаның. Изге чишмә суларын эчеп үскән сылу гәүдәле, сары чәчле, зәңгәр күзле бу кызны күрше егете Кәрәми абый читтән генә күзләп йөри, беркемне дә якын китерми. Чәч толымнарын икедән үреп салган, клубта җилтерәтеп биюче бу кызга чын-чынлап гашыйк була ул. Шулай азмы-күпме очрашып йөри торгач, алар өйләнешәләр, гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә аларның, өчесе дә малайлар. Кәрәми абый шулчаклы сөенә инде! Малайлар бит, горурлана. Горурланмаслык та түгел шул, малайлары да үзләренә охшап эш сөючән, тәүфыйклы, һәрвакытта да ярдәм итә торган егетләр булып үсеп җитәләр.

         Рәвилә апа 1974 елда механизаторлар курсына укырга керә, ә инде 1975 елда укып бетереп, механизатор таныклыгы алгач, эшли башлый. Ул авылыбызда бердәнбер тракторчы хатын-кыз була.  Үз эшемне шулчаклы яратып эшләдем,- дип искә ала Рәвилә апа. Ул бик тырышып эшли. Эшләү дәверендә ул бик күп почет грамоталары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыгып, матур гына яшәп ятканда, авырып Кәрәми абый бакый дөньяга күчте. Алар бергә 57 ел гомер итәләр. Рәвилә апа бик сагынып искә ала Кәрәми абыйны. Әле ярый балаларым, оныкларым бар. Калганнарыбызга хәерле озын гомерләрен бирсен иде ходай тәгалә, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын, елларыбыз тыныч булсын дип тели Рәвилә апа. Ул бик ачык йөзле, кунакчыл, ярдәмчел, килеп керсәң самоварын куеп җибәрә һәм чәй эчерми, кунак итмичә чыгармый беркемне дә.

         Без Рәвилә апаны авылыбызда бик хөрмәт итәбез!

                                              Туганы Галиева Илсөяр, 2022 ел, март

    знаметитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться