• Новости

    Минеголова Минжиян Шигап кызы

    «Без яшь идек» 

         «Кама» колхозында эшләгән еллары турында Минҗиян Минеголова шулай ди. Сүз уңаеннан, Минҗиян Шиһаповна әле дә сафта, тракторда эшләүне үзләштерүе турында мавыктыргыч итеп сөйли. 

         – Әтине фронтка алганда миңа алты яшь иде. Ач-ялангач яшәдек, әни эштән кайтканчы күәс төбендәге онны ялаганым исемдә. Шуңа да 12 яшемдә колхозга чыгарга, булдыра алган, хәтта булдыра алмаган да вазифаларга керешергә туры килде. Бозау, тавык карадым, суган киптерүдә эшләдем, комбайнчы ярдәмчесе дә булдым. Җитмешенче елларда авылда клуб төзелеше башланды. Без, актив хатын-кызлар, носилкада кирпеч, эретмә ташыдык. 

         Нәкъ шул вакытта тракторчылыкка уку тәкъдимен алдык. Яшь, көчебез һәм энергиябез ташып тора идек – рәхәтләнеп ризалаштык. Көннәребез хезмәт мәшәкатьләре белән узса, кичләрен укырга җыелдык. Барыбыз да тырыштык, имтиханнарны уңышлы тапшырдык, транспорт средствосы йөртү таныклыгы алдык. 

         Колхозга унике өр-яңа трактор алып кайткан көн үзенчәлекле булып истә калды. Барыбызның да кәеф күтәренке, күңел үзгәрешләр көтә. Башта «Сельхозтехника»да эшләдем, аннан – Бәзәкәдә туган хуҗалыгымда. Ул вакытта безнең тракторчыларның даны республикадан читкә дә таралды. Безнең турында газеталарда яздылар, телевидениедән күрсәттеләр. Төрле елларда эшләгән хатын-кызларның барысы да – ә без унбиш идек, югары бүләкләргә лаек булдылар. 1976 елда мине социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип таныдылар, бер елдан соң «Мактау билгесе» ордены тапшырдылар. 

         Шул ук вакытта җәмгыятькә лаеклы дүрт бала тәрбияләдем. Аларны дөньяга китергәннән соң тәрбияләргә кайнанам булганга, бераз ныгыгач тагын трактор руле артына утырдым. Минем девизым «Көчем һәм сәламәтлегем булганда эшләп арымаячакмын». 

    Хәзер дә, 85 яшь чиген атлап узгач та, кул кушырып утырмыйм. Авыру тормыш иптәшемне кайгыртам, ә бу сабырлык, түземлек, тырышлык таләп итә. Төшенкелеккә бирелмим, йорт мәшәкатьләрен башкарам, колач җәеп балаларымны һәм оныкларымны каршы алам. (апрель 2022 ел)

    знаменитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться