• Новости

    Жаннар иман белэн сафлана

    Җаннар иман белән сафлана    

     

          Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәге үзенең эшен дәвам итә. Һәр айда 2 тапкыр үткәрелеп килүче түгәрәк эшендә өлкәннәр актив катнашалар. 8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичәдә катнашучылар хатын-кыз, әниләр турындагы шигырьләр укыдылар, төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, җырлап- биеп күңел ачтылар. Ә “Бер җыр тарихы” дип исемләнгән музыкаль кунакханәгә җыелгач  яшьлекләрендә популярлык казанган “Җиз кыңгырау моңнары”, “Кышкы романс”, “Һаман яратам”, “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар”  һ.б.  җырларның тарихы белән таныштылар, артистларга кушылып үзләре дә җырладылар. Җыр - кешенең гомерлек юлдашы. Борчу-сагышы булса да, күңелен бәхет-шатлык хисе биләсә дә җырлый кеше. Җыр кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, яшисе килү теләген көчәйтә, ә кайгы-хәсрәтне таратырга, җиңәргә  ярдәм итә. Бу кичәдә төрле вакыйгалар, кичерешләр сәбәпле туган җырлар аша өлкәннәр гомер юлларын тагын бер кат искә төшереп моңландылар, шулай ук  халкыбыз күңелен яулаган җыр авторлары өчен горурланып та куйдылар

          Рамазан аеның беренче җомгасында “Хәят”леләр чираттагы  “Калебләрдә дәвам итсен Рамазан шәриф ае” дип исемләнгән фикер алышу сәгатенә җыелдылар. Әлеге чарага   “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тәмамлаган авылдашыбыз Сания Мөнәвир кызы Шәймөхәмәтова чакырулы иде.

    Рамазан — барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. С. Шәймөхәмәтова барлык айлар арасында иң күркәм ай булган Рамазан ае, көннәр арасында иң олысы булган җомга көне фазыйләтләре, ният кылу, сәдака бирү тәртипләре белән таныштырды, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Китапханәче Ф. Бәшәрова “Җаннар иман белән сафлана” дигән китап киштәсендәге дини әдәбиятка күзәтү үткәрде. Соңыннан сөйләшү түгәрәк өстәл артында  дәвам итте.  

    (апрель 2022 ел)  Ф.Башарова.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться