• Новости

    Женская бригада трактористов. Хабибуллина Сажидэ Гйляжетдин кызы

    Хәбибуллина Саҗидә Гыйләҗетдин кызы

     

         Әниебез Хәбибуллина Саҗидә Гыйләҗетдин кызы 1934 елның 1 сентяберендә Бәзәкә авылында туа. Әниебезгә 11 яшь вакытта әтисе үлә. Барлык авыр эшләр әниебез өстенә төшә, чөнки ул вакытта әнисе Фәтхия әби колхоз эшендә көне-төне эшләгән. 

    Әниебез сыер җигеп утын, печән ташыган.  Аннан дунгыз фермасында эшләгән. 

         Ачлык,  ялангачлык, төрле авырулар аларны да урап узмаган. Соңрак фермада сыер сауган. 

         1957 елда безне тудырган әниебез Зәйтүнә (Саҗидә әнибезнең сеңлесе) үлеп, без ике бала ятим калабыз. Шул вакытта ул әтиебезгә кияүгә чыга. Алар бергәләп барлыгы 7 бала тәрбияләп үстерделәр. Әниебезне «Ана даны» ордены белән бүләкләделәр. Хәзерге вакытта 5 баласы исән-сау. Төп йортта төпчек энебез гаиләсе белән яши.

         1971 елдан 1976 елга кадәр әниебез “Кама” колхозында тракторда эшләде, техниканы бик яратты. Шуңа күрә тракторга укырга бик теләп ризалаша. Әниебез чын мәгънәсендә көчле характерлы, турысын әйтә торган,  хезмәт сөючән иде. 1975 елда Мәскәүгә ВДНХ га барды. Грамоталары да бар иде, кызганыч, алар сакланмаган.

         Зоб белән авырып,  аны операция ясатып алдырганнан соң , авырлык белән булса да, тракторны ташларга туры килде аңа.

    Аннан соң да өйдә утыра алмады. Башта «Сельхозтехника”да җыештыручы булып эшләде,  аннан Бәзәкә мәктәбендә кочегар булып эшләде. Аннан соң Менделеевск химзаводында охранник булып эшләде. 

         Онкология белән авырды,  шушы начар чир әниебезне 2005 елның 9 ноябрендә безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте.  Әниебез тыныч йокла, без сине Һәрвакыт искә алабыз!

     

           Сабира Гыйлфанова(Хабибуллина). Песәй авылы, 2022 ел, май

    Знаменитости  Женская бригада трактористов









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться