• Новости

    Мухамедзянов Бахтегарай. Фронтташ дуснын хаты

    Мөхәмәтҗанов Бәхтегәрәй. Фронтташ дусның хаты

    Мөхәмәтҗанов Бәхтегәрәй Мөхәмәтҗан улы 1892 елда Бәзәкә авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач 50 яшьтән өлкән Бәхтегәрәй абыйны 1943 елның апрелендә армияга алалар һәм Ленинград фронты составына кергән 57 ОДСБ (отдельный дорожно-строительный батальон) җибәрәләр.

    МУХАМАТЗЯНОВ БАХТИГАРАЙ МУХАМЕТЗЯНОВИЧ

    Родился в 1892 году в д.Бизяки, ныне Менделеевский район РТ. Призван   Бондюжским районным военкоматом 9.04.1943 года. Рядовой, 57 отдельный дорожно-строительный батальон. Демобилизован в 1945 году.

    Награжден медалями «За оборону Ленинграда», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.», юбилейными медалями.

    Умер в 1967 году.

                                            Менделеевский краеведческий музей

    Моннан 50 ел элек, 1972 елның март аенда, Бәхтегәрәй абый бакыйлыкка китеп 5 ел узгач, Бәзәкәгә Башкортостанның Яңаул районындагы кечкенә генә Түбән Сат авылыннан аның фронтташ дусты Заманов Гәбделхайдән  хат килеп төшә. Бу яшь солдатның чын күңеленнән чыгып Бәхтегәрәй абыйга әйтелгән рәхмәт сүзләре белән сайт укучылырын да таныштырып үтәсе килде. Хатны безгә Великий Новгород шәһәрендә яшәүче Бәхтегәрәй абыйның оныгы Әлфия Беспалова җибәрде. Бик күп рәхмәт аңа бабасының истәлеген хөрмәтләп саклаган өчен. Алга таба Әлфия ханымның бабасы турындагы бай истәлекләре белән аерым таныштырырбыз.

          “Исәнмесез кадерле фронтовой дустым Мухаметзянов абый!

         Сезгә үзегезгә мәгълүм, Ленинград сазлыгында бергә җәфа чиккән дустың Габделхай Замановтан бик күп сәламнәр кабул итегез! Шулай ук тормыш иптәшегезгә, барча балаларыгызга безнең семьядан күп сәлам.

         Сәламем тәмам, сәлам соңыннан үзебезнең сау-сәламәтлекне аңлатып берничә сүз язмакчы булдым. Абый, исәнмесез! Может мине оныткансыңдыр да инде, может дөньяда юксыңдыр. Мин синең белән Ленинград фронтында 57 ОДСБ да (отдельный дорожно-строительный батальон) 1943 елның сентябреннән 1945 елның 26 ноябренә кадәр бергә булдык. Сезне 26 ноябрьдә демобилизацияләделәр. Шуннан башлап Сездән хат алган юк. Сезнең адрес мәңге онытылмаслык булып истә калган. Ни өчен дигәндә, ул вакытта мин яшь идем, миңа нибары 19 яшь иде, Сезнең кебек олы абыйларга хат, адрес яза идем. Аннан гына түгел, үзең абый бик кешелекле идең. Бервакыт шулай кыш, Ленинград сазлыгы, урманда костер янында обед вакытында ял итеп утырабыз. Шуннан бер көн элек абый син кухняда эшләп бер бөртек тавык йомыркасы зурлыгы бәрәңге алып чыккан булгансың. Учакта көлгә күмеп шул бәрәңгене пешердең дә, урталай бүлеп яртысын миңа бирдең. Ач вакыт бит ул вакыт, бәрәңгене урталай яргач, тәмле булып исе килеп керде инде. Шуннан син әйтәсең: “Гәбделхай улым, яртысын аша, моның белән мин дә тук булмам, күңелең булсын”,-дидең. Изгелек җирдә ятмый диләр, дөрес ул чыннан да. Чын кеше идең, абый. Без зарлана торган идек: “Кайчан бу проклятый сугыш бетә инде”,- дип. Син: “Зарланмагыз, улым, алла кушмаган эш булмас”,- дип безне (яшьләрне) ...торган идең. Төннәрен йокламый портянка корытып, утырып чыга идегез. Нишләп йокламыйча утырасыз дип гәҗәпләнә идек. “Улым, гәҗәпләнмәгез, картайгач йокы оча ул”,- дип әйтә торган идегез. Анда Татариядән күпләр иде олы абыйлар: Дәүләтшин, Мөбәрәков, Барыев, Ялалов, Шагиев һәм Гайнуллиннар. Абый, шуларның берсенең дә адресы калмагандыр исегездә?

        Абый, руслар память сердца диләр. Бу сүзне бик акыллы кеше әйткән. Йөрәк хәтере бер вакытта да онытмый бит ул. Ул вакытлар артта калды. Хәзер тормышлар әйбәтләнеде, аллага шокер. Хәзерге безнең балаларга сөйләсәң, алар ул вакытта баштан үткәннәрне ..... күз алдына да китерә алмыйлар. Ул ярты бәрәңге берни дә тормаган кебек, аны ашамасаң да үлмисең. Кешенең күңеле җитүе, ач кешенең күңеле җитеп авызыннан өзеп кешегә бирүе.

         Абый, может үлгәнсездер дә инде. Хәзер аңа 80 яшьләр тирәсе булырга тиеш. Кем укысы да җавап языгыз. Адрес: Башкирская АССР, Янаульский район, дер.Нижний Чат, Заманову Габделхаю. 6.03.72г.”

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться