• Новости

    Нэжметдинов Мехаматнур - Сабан туе

    Сабан туе
    Сабан туе гөрли Бәзәкәдә,
    Бөтен халык бүген урамда.
    Уен-көлке, матур җырлар белән,
    Кайный халык бүген мәйданда.
    Сөлек кебек атлар чабып килә,
    Сабантуйның иң зур мизгеле.
    Тетри җаннар чабышларга карап,
    Кем беренче булыр билгеле.
    Авыл аксакалы Коръән укып,
    Ачты бүген сабантуйларын.
    Моңлы тальян-гармун тавышлары,
    Сыздырып үтте инеш буйларын.
    Туры, кыек баганага менү,
    Җиңел түгел, сорый сабырлык.
    Нык егетләр, кыю ирләребез,
    Булдырырлар, булсын батырлык.
    Чүлмәк вату, герләр күтәрүдә,
    Авылдашлар бер дә сынатмас.
    Зур кырларда сабан батырлары,
    Тирен түкте, дәрте үзгәрмәс.
    Кыр батыры мәйдан уртасында,
    Кызыл тасма бизи күкрәген.
    Тире җиргә тамса була уңыш,
    Куллар чабып бирә бүләген.
    Бөтен халык мәйданнарга карап,
    Көрәштерә батып ирләрне.
    Зур бүләккә алар лаек бүген,
    Кайсы алыр җиңеп тәкәне?
    Гөрли мәйдан кояш нурларында,
    Бу халкымның иң зур бәйрәме.
    Котлы булсын сабан туйларыбыз,
    Бар халыкка булсын сәламе.

    Нәҗметдинов Мехаматнур, 2022 ел, май









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться