• Новости

    Этием

    Әтием

    Минем өчен син горур тау кебек:

    Яннарыңда ышык һәм тыныч.

    Син бит җылы кояш төсле,

    Күз карашың өсти ышаныч.

     

    Әти диеп дәшү үзе бәхет ул,

    Син барында дөньям түгәрәк.

    Ничә яшьтә булсам да мин,

    Син һәрвакыт миңа бик кирәк.

     

    Кочак җәеп каршы алуларың,

    Искә төшерә сабый чакларны.

    Хәзер иркәләп сөясең

    Син кадерле оныкларыңны.

     

    «Каз канаты»н көйләп йоклатканың өчен,

    Җил-яңгырдан саклаганың өчен,

    Безнең өчен көндә җан атканың өчен,

    Мең рәхмәтле мин сиңа, әтием.

     

    Син булганда тормышыбыз ямьле,

    Синең белән якты көнебез.

    Әниебез белән иңне-иңгә куеп,

    Озын, матур гомер итегез.

     

    Резеда Шамсуллина









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться