• Новости

    Резеда Шамсуллина. Татлы чишмэ

    Татлы чишмә

     

    Ямьле җирдә урнашкан

    Авылымның чишмәсе.

    Тау астында чылтырый,

    Суның иң-иң тәмлесе.

     

    Чишмәнең салкын суы

    Бар борчуларны юа.

    Кушылып аккан суга,

    Яңа җыр башта туа.

     

    Чыңлап ага, моңлана ул,

    Җанга шифа бирә көе.

    Сандугач та ияләшкән:

    Таллар буенда өе.

     

    Көянтә-чиләкләр асып,

    Төшәм таныш сукмактан.

    Күңелемә рәхәт иңә

    Балдан татлы сулардан.

     

    Резеда Шамсуллина









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться