• Новости

    Хузин Гильметдин- укытучы, фронтовик, «За боевые заслуги» медале кавалеры

    Хуҗин Гильметдин-укытучы, фронтовик, “За боевые заслуги” медале кавалеры

         Хуҗин Гильметдин Хуҗа (Миннехуҗа) улы 1915 елда Минзәлә районындагы кечкенә генә Иске Ашпала (Старая Ашпала) авылында туа. 20-нче гасырның 30-нчы елларының икенче яртысында ул Бәзәкә авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1940 елның 29 январендә 7 Бәзәкә егете белән бергә (алар арасында Бәзәкә мәктәбе укытучылары Белов Сергей һәм Исхаков Фассах та була. Белов С. сугышта пленга төшеп 1942 елның ноябрендә Маутхаузен (Австрия) концлагерендә үлеп кала. Исхаков Ф. 1943 елның ноябрендә Белоруссиянең Могилев өлкәсендә һәлак була) хәрби хезмәткә алынып, Саратов өлкәсендәге Энгельс шәһәренә 532 гаубица артиллерия полкына җибәрелә. Шушы хәрби частьтә ул Бөек Ватан сугышын да каршылый. 

        Хуҗин Гильметдиннең наградной листында ул РККАда 1942 елның июленнән хезмәт итә дип язылган. Монда бер генә фараз була ала:  алдагы сугышларда пленда булып азат ителгән яисә пленнан үзе кача алаган. Моны архив документлары да шулай күрсәтә.

        Шуннан соң ул Гороховец шәһәрендә формирование узган 210 җиңел артиллерия полкына җибәрелә һәм 1942 елның 13 июлендә Воронеж фронтына озатыла. Ул вакытта бу фронтта бик каты сугышлар бара- аларның полкында бары тик 20 орудие генә исән кала. Бер айдан соң, 1942 елның 15 августында, Гильметдин абый чираттагы канлы бәрелештә каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Түбәндә бу хакта кыска гына архив документлары белән таныштырып китәбез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться