• Новости

    Идаев Мингазетдин Гайнетдин улынын фронттан сонгы хаты

    Идаев Мингазетдин Гайнетдин улының фронттан соңгы хаты

         Идаев Мингазетдин Гайнетдин улы 1925 елда Бондюг районы Бәзәкә авылында Низаметдинов Гайнетдин һәм Миннур гаиләсендә туа. Әтисе 1895 елда туган Гайнетдин абзый башта беренче бөтендөнья сугышында (анда пленга төшә), аннан соң 1918-1920 елларда безнең якларда сугышкан легендар В.М.Азин дивизиясе составаында гражданнар сугышында катнаша. Бөек ватан сугышына аны сәламәтлеге буенча алмыйлар. Җыелып килгән авырулары аны 1945 елның 4 маенда бакыйлыкка алып китә.

         Мингазетдин абыйны 18 яшь тулу белән 1942 елның 22 декабрендә Бондюг райвоенкоматы хәрби хезмәткә ала.

    Фронтка китәр алдыннан Минһаҗетдин абый бер ай Казандагы 45 усд (учебная стрелковая дивизия) башлангыч хәрби әзерлек үтә һәм 1943 елның 21 январендә 77607-нче эшелон белән 15-нче укчы дивизиягә китә. Шулай итеп 18 яшьлек егет сугышка кереп китә.

    Яшь егет, билгеле инде, авылын, туганнарын, дусларын сагына. Каты бәрелешләр арасында ул кыска гына солдат хатлары яза. Сезне аның 1943 елның 7 ноябрендә язган соңгы хаты белән таныштырып китәбез.

         Каты сугышлар барышы кайбер даталарны дөрес язарга, вакытында әти-әнисенә хат җибәрергә дә мөмкинлек бирмәгәндер. Бу хат та шундый ялгышлык бар- ул әле 1943 елның 7 ноябрендә исән-имин хәлдә әти-әнисенә хат яза.

         2020 елларда Идаев Минһаҗетдиннең кайда һәм кайчан һәлак булуы турында информация табыла: ул Орел өлкәсендә Троснянск районында 1943 елның май аенда һәлак була.

    НАЙДЕНЫ МЕСТА ГИБЕЛИ ТАТАРСТАНЦЕВ, СЧИТАВШИХСЯ ПРОПАВШИМИ БЕЗ ВЕСТИ

    8 мая 2020 г., пятница

    Ассоциация "Клуб Воинской Славы" Республики Татарстан продолжает очередной этап акции "Нет в России семьи такой". По поручению Кабинета Министров РТ рабочая группа Ассоциации установила по архивам дату и место гибели более 15 200 татарстанцев, считающихся до сих пор юридически пропавшими без вести в годы войны (дополнение на сайте Бизяки.РФ). 

       Шулай итеп яше яңа гына 18 яшь тулган авылдашыбыз Мингазетдин Гайнетдин улы Идаев илебезнең иреклеге өчен сугыш кырларында ятып кала. Үлеменнән соң 77 ел узгач булса да аның кайда үлеп күмелгәнен белеп булды.

        Шушы истәлекләрне яңартуга күп булышлык иткән авылдашабыз, Минһаҗетдин абыйның ике туган энесе Минегали Гыйләҗетдин улы Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Минегали Гыйләҗетдин улы алдагы елда туганының каберенә барып, аның әти-әнисе каберләреннән туфрак салып кайтырга җыена. Хәерле юллар Сезгә, Минегали, изге эшләрегездә!

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться