• Новости

    Кунелдэ язлар эле

    Күңелдә язлар әле

         Илебездә хөрмәт һәм ихтирам чагылышы булган Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шул уңайдан Бәзәкә мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Күңелдә язлар әле” дигән ял кичәсе оештырылды. Өлкәннәрне кичәдә Бәзәкә җирлеге башлыгы Кашафутдинов И.И., Менделеев районы Ветераннар советы рәисе Кривелева Л.Р. котладылар, изге теләкләрен теләделәр, Ватаныбыз өчен бу катлаулы чорда өлкәннәрнең яшьләргә сабырлык үрнәге булып торуларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Кичәнең беренче өлешендә  Мәдәният йорты концерт программасы тәкъдим итте:  “Ялкын” балалар бию ансамбле чыгыш ясады, мәктәп укучылары, авылдашларыбыз матур җырларын бүләк иттеләр;  китапханәче тормыш, яшәү мәгънәсе турында шигырьләр укыды. Бәйрәм, кунакларның җыр-биюе, онытылмас яшьлек елларына кайтарган уеннары һәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез аралашу шатлыгы алып күтәренке кәеф белән таралдылар.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться