• Новости

    Сугышта 1942 елда хэбэрсез югалган Сабитов Рафикнын кабере табылды

    Сугышта 1942 елда хәбәрсез югалган Сабитов Рафикның кабере табылды

         Сабитов Рафыйк (Рафгетдин) 1940 елда фин сугышыннан кайткач Бөек Ватан сугышы башлана һәм 1941 елның 22 сентябрендә Бондюг райвоенкоматы аны мобилизацияләп Чкалов (бүгенге Оренбург шәһәре) артиллерия училищесына җибәрә. Бәзәкәдә аның хатыны Хәлимә яңа гына 1940 елда туган бердәнбер улы Рафаиз белән кала. Туганнары сөйләве буенча, соңгы хатында Рафыйк абый Сталинград ягына киттек дип яза. Ләкин аларның дивизиясе барган эшелонны юлда икенче якка боралар.

    Яңа табылган архив документлары аның сугышчан юлына ачыклык кертте. Сабитов Рафик Чкалов шәһәренә килеп җиткәч, артиллерия училищесыннан Чкалов өлкәсендә яңа төзелә торган 360-нчы укчы дивизиянең 1197-нче укчы полкына (дислокациясе: Соль-Илецк шәһәрендә) юллама ала. Бу дивизияне ашыгыч рәвештә Мәскәү янындагы сугышларга әзерлиләр. 1941 елның ноябрь башында 360-нчы дивизия Горький өлкәсендәге Ветлуга шәһәренә күчерелә. Шунда тагын солдатлар белән тулыландырылып, шул ук 1941 елның декабре башында дивизия Мәскәү оборонасы зонасына җибәрелә һәм Волоколамск шәһәре янында беренче сугышчан бәрелешләрдә катнаша.

    1941 елның 22 январендә 360-нчы дивизия Калинин фронты тарамагына бирелә. Смоленск өлкәсенең Велиж районында барган каты сугышта 1942 елның 27 февралендә Сабитов Рафик Һәлак була һәм Будница авылында җирләнә.

    Бу сугышларда Сабитов Рафыйк белән бергәКамай авылыннан Исмагилов Мулланур (1906 елда туган) башын сала. Алар икесе дә Будница авылында бер кабергә күмелә. Велиж өчен барган сугышларда 1942 елның 17 февралендә 360-нчы дивизия сугышчысы Бондюг химзаводыннан Трофимов Николай Иванович (1911 елда туган) хәбәрсез югала- бу турыда язмага беркетелгән архив документларыннан укып була.

         ...Шулай итеп авылыбыздан Ватаныбызны саклап ике сугышта (фин һәм Бөек Ватан сугышлары) катнашкан тагын бер герой-солдатның кабере табылды. Кызганычка каршы хатыны Хәлимә апа да, бердәнбер улы Рафаиз абый да Рафыйк абыйның кайда башын салганын белә алмыйча бакыйлыкка китеп бардылар. Шунысы тынычандыра: Рафаиз абыйның хатыны Роза апа, кызы Лилиана һәм улы Ленар гаиләләре белән бабаларына кайда баш ияргә икәнен беләләр хәзер.

    Тулырак

    Участники ВОВ, не вернувшиеся с войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться