• Новости

    Игелек иясе

    Игелек иясе

    Шушы көннәрдә авыл китапханәсенә Красноярск крае Железногорск шәһәреннән посылка килде. Анда яшәүче якташыбыз Фәния апа Латыйпова әле җәй көне генә чиккән сөлгеләр җибәреп сөендергән иде безне. Бу юлы махсус операциядә катнашучы солдатларга дип 10 кием оекбаш бәйләп салган. Эченә изге теләкләр язылган җыйнак кына хатлар да,  янына, мине чәй эчкәндә искә алырсыз, дип, күчтәнәчләр дә куйган.   

    Фәния апаның шигырьләре, язмалары белән күпләребез сайт аша таныш. Ул ачык күңелле, укымышлы, зирәк акыллы һәм дә  позитив кеше булу белән беррәттән   әле “алтын куллы” да икән. Оекбашларны якташлары белән беррәттән  шәһәрдәшләренә дә бәйләп илткән. Бәйләгән оекбашлары искиткеч матур,тигез. Авырсынмыйча чын йөрәктән, күңел җылысын кушып бәйләгән оекбашларыгыз өчен  рәхмәтләр яусын сезгә, Фәния апа.

    Бар күңеле белән Аллаһка иман китергән игелек иясе Галиәхмәт кызы Фәниягә Аллаһы Тәгалә оекбашлардагы күзәнәкләр санынчы савап язсын , алдагы көннәрдә дә рәхим-шәфкатеннән ташламасын,аяз күк йөзе астында  тигезе белән сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен.

    Китапханәче Ф.Башарова. (ноябрь 2022)

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться