• Новости

    Энкэем, гафу ит!

    Әнкәем, гафу ит!

    07.06. 1995 ел

         1994 ел Рәшитем бер ел буе көтеп тә кайтмагачтын ,1995 елны юаныч тапмаммы дип әнәй янына кайткан идем. Шул вакытта язган шигыремә тап булдым да, укучыларыма җибәрергә уйладым.

    Кайткан чакта әнәй сөенеп,
    Балам диеп кочаклап алды.
    Ә киткәндә кулын маңагена куеп,
    Мине озатып калды.

    Әнәй янында бик рәхәт
    Торган җиргә барыбер китәргә.
    Сумкаларны алып без чыгабыз
    Автобус килгәнен көтәргә.

    Күз яшьләре аша әнәй әйтә:
    Балам, исән-сау гына йөр инде.
    Күп тә үтмәс, әнә й, мин кайтырмын
    Тик тазалыклар булсын инде.

    Бу кайтуда әнәй сукыр иде,
    Балам, диеп аркамнан сөйде.
    Әнәй күрми, күземнән яшь китми
    Хәсрәт утында янган чак иде.

    Көннәрне үткәреп була иде,
    Төнгә кергәч ярсытып елата.
    Әнәй капшап килеп сөйли-сөйли
    Балам йоклый диеп өстемә яба.

    Шулай бер көн сумкаларны җыйдым.
    Әнәй, иртәгә инде китәм.
    Кызым, нигә соң син ашыгасың?
    Рәшитем кайткандыр дип өмет итәм.

    Бәлки, балам кайткандыр диеп
    Кайткан идем бит мин сөенеп.
    Ишекне ачып керүем белән
    Хәбәр килде әнәй үлде дип.

    Юкка гына өметләнгәнмен бит
    Балам минем һаман кайтмады.
    Әнәйнең хәсрәт утында янганда
    Минем соңгы күрүем булды.

    Әнекәем, нигә ташлап киттең
    Инде син юк. Кайда кайтырмын?
    Ике кайгы мине камап алды
    Ходайдан сабырлык сорыймын.

    Әнекәем – гафу итәрсеңме?
    Китәм диеп ашыктым шул чакта.
    Коръән укып, догалар кылырмын
    Урының булсын диеп оҗмаһта.

     

    07.06. 1995 ел

         Әнәй риза булып киткәндер дип уйлаймын, чөнки улым чирләгәч, миңа “Ихлас” сүрәсен төшемдә өйрәтте дә, БАЛАМ, хуш, диеп бик еракка очып китте. Шуннан соң мин, Аллаһка шөкер, дин юлына бастым. Әнәйнең хәер-догасында бик рәхәт яшибез. Бары тик илнең тынычсызлыгы гына борчый. ИншаАллаһ, Ходайдан вакыт җитү белән, сугыш бетәр дә, ир-егетләребез исән-сау кайтырлар дип өметләнәбез.

    Фәния Латыпова ( Кәримова)
    Железногорск шәһәре,    2022 ел, ноябрь.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться