• Новости

    Габдуллина Гузял: Хаким бабай турында

    Хакимулла бабай турында.

           Тора-тора искә төшә балачакның якты мизгелләре. Бүгенгедәй хәтерлим, миңа алты-җиде яшьләр булгандыр, Хаким бабайның минем карт әбиемне үзләренә кунакка алып китәргә төшкәнен. Хаким бабайлар югары очта кече урамда яшиләр иде. Элеккеге заманда күп хуҗалыкларда үзләре ясаган чаналар була иде. Менә шундый чана белән Хаким бабай минем карт әбиемне (ул минем әтинең әбисе) алырга килде. Әбине толыпка (тулуп) төреп чанага утыртып Хаким бабай урам буйлап югары очка алып китте. Алардан кунактан кайткач минем әбием: ”Хакимулла, капка төбенә килеп җиткәч, трр, бахбай, дип әйтә”,- диеп кеткел-кеткел көлеп сөйләр иде.

          Шундый күренешләрне искә төшергәннән соң Хаким бабайның нинди кече күңелле олы йөрәкле кеше булуына шаккатам. Уйлап карасак, минем әбием бик карт кеше, йөзгә якынлашып килә аның яше, үзе тома-сукыр, бөкере, авырдан аякларын атлый, менә шундый карчыкны кунак итәм диеп, ераклардан чана өстерәп, югары очка алып менеп, аннан түбән очка алып төшеп, ә бит аралар якын түгел, ирекмичә, авырсынмыйча йөрүе - анысы беренчедән. Икенчедән, кунакта булу - ул бит биш минутлык чара түгел, ә ул вакытларда өйләрдә  бөтен мөмкинлекләр юк, тышка йөрергә кирәк. Менә шундый авырлыкларны, көйсезлекләрне уйга да алмыйча, ирекмичә Хаким бабай карчыгы Миниямал әби белән кунак итүе искиткеч күренеш. Бит безнең әби аларга кем инде, ә юк, карт кеше буларак олылыклау, аны хөрмәт итү Хаким бабайга бик тә хас сыйфат булган. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде бу дөньяда!

                                      Гүзәл Габдуллина (Гильфанова), 2022 ел.

    муза

    Бизякинцы на фронтах Первой Мировой войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться