• Новости

    Гайнетдинов Ахунжан Гайнетдин улы- беренче ботендонья сугышы ветераны

    Гайнетдинов Ахунҗан Гайнетдин улы- беренче бөтендонья сугышы ветераны

         109-нчы Волжск пехота полкы рядовое Гайнетдинов Ахунҗан Гайнетдин улы 1915 елның 28 сентябрендә Вильно (Вильнюс) шәһәре янындагы сугышларда яраланып, 1915 елның 6 октябрендә Финляндиянең Лахтинск (Лахти) шәһәрендәге вакытлы госпитальгә дәваланырга җибәрелә.

         Шушы бердәнбер тарихи документтан башка архивларда бүтән язмалар табып булмады. Туганы Туктаманова (Гайнуллина) Рәмзия истәлекләре буенча, Ахуҗан абзый сугыштан соң авылыбызга кайта. Аның 2 улы (Габдрахман, 1909 елгы һәм Хәмәт 1915 елгы), 2 кызы (Хәтирә һәм Маһинур) була. 1930 елларда колхозлар оешкан чорда кемнеңдер доносы буенча Ахунҗан абзыйны атаклы “3 башак” (“3 колоска”) законы нигезендә сөргенгә сөрәләр. Шуннан соң аннан бер хәбәр дә килмичә, ул юкка чыга.

         Бөек Ватан сугышы башлангач Ахунҗан абзыйның 2 улы да фронтка китә. Олы улы Габдрахман абый (1909 елгы, Бәзәкә мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Ахунов Шәрифҗан абыйның әтисе. Оныгы, Шәрифҗан абыйның кызы, Альбина Бәшәрова (Ахунова) хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә врач-кардиолог булып эшли) сугышка 1942 елда алына һәм 1944 елның февралендә хәбәрсез югала.

         Икенче улы Хәмәт абый (1915 елгы) сугышка 1941 елның декабрендә үк алына. Ул 1943 елның 8 мартында Смоленск өлкәсендәге Темкино районының Любишка авылы янында һәлак була. Шулай итеп Ахунҗан абзыйның сугыштан ике улы да кайта алмый.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться