• Новости

    Эбиле-бабайлы балачак

    Әби-бабайлы балачак

         Хөрмәтле сайт укучылары! Бүген сезнең игътибарга талантлы якташыбыз Лия Каюм кызы Мәрдегәлләмованың (Фәсахова) авылыбыз, авылдагы үзенең туганнары турындагы язмасын тәгъдим итәбез. Лия ханым Әлки районында туса да, Бәзәкәнең хөрмәтле кешеләре Мөхәмәтҗанов Галимҗан һәм Рәйсә апаның олы кызы Әнисә апаның кызы була-димәк, безнең якташ инде! Түбәндә аның турында кыска гына язма белән дә таныштырып китәбез:

    Рекомендации для вступления в Союз журналистов Татарстана

         Мардегаллямова Лия Каюмовна родилась 11 мая 1974 года в селе Базарные Матаки Алькеевского района РТ. Еще в школе учителя отмечали в ней творческую искорку, любовь к языку и литературе. Поэтому после окончания школы поступила в Казанский государственный педагогический университет и получила специальность учителя русского и английского языков.

         Поработав два года по специальности, в 1998 году Лия Мардегаллямова была переведена в Алькеевский районный совет депутатов, где приобрела бесценный опыт работы с людьми, объездила весь район, решая социальные вопросы.

         С 2011 по 2016 год Лия Мардегаллямова проработала инспектором отдела кадров ОАО «Алексеевскдорстрой» и помощником депутата Государственного Совета Татарстана и активно сотрудничала с корпоративным изданием «Алькеевский Дорожник», с журналистским мастерством рассказывая о нелегком труде дорожного строителя.

         С таким огромным багажом в 2016 году Лия Мардегаллямова пришла работать в редакцию районной газеты «Элки хэбэрлэре» («Алькеевские вести») на должность заместителя редактора по дубляжу. Здесь с новой силой раскрылся ее талант журналиста: умение находить и раскрывать актуальные темы, создавать интересные образы трудолюбивых, добросердечных жителей села. Ее искренние, увлекательные зарисовки часто и с удовольствием публикуют такие республиканские средства массовой информации, как «Сувар», «Шэхри Казан», «Сэхнэ». Нет такой темы, которая была бы не по зубам Лие Мардегаллямовой.

         Считаю, что моя коллега Мардегаллямова Лия Каюмовна достойна стать членом Союза журналистов Татарстана.

     27.05.2022 г.     Л.Б.Ахметшина, член Союза журналистов Татарстана с 2006 года.

    Әби-бабайлы балачак
         Минем балачактагы каникуллар Менделеевск районы Бәзәкә авылында үтте. Безнең мишәр ягында әбиләргә “дәү әни" диләр. Һәр якның үзенең матур сүзләре бар шул. Ә Бондюгта (элек Менделеевск шулай аталган) әбиләр, бабайлар һәм түтәйләр яши))).
         Бәзәкә авылы бик зур. Матак (Базарлы Матак, Әлки районы) хәтле бар иде элекеге заманнарда да. Хәзер коттеджлар күп, анысы шәһәр якын булганга инде.
         Чишмәгә я кибеткә барсаң, кем икәнеңне сорарга яраталар иде. Мин рус авылыннан, рус садикка, рус мәктәпкә йөргән бала сорауны аңлыйм, ә кем икәнемне төгәл аңлата алмый идем. "Мин Мөхәммәтҗанов Галимҗанның олы кызы Әнисәнең кызы Лия",-диеп карыйм, аннары әби ягыннан аңлатып маташам. Ә алар башка җавап көтә икән. Өйрәндем, аю да биергә өйрәнгәнне, мишәр кызы дә (яртылаш булса да) төшеп калганнардан түгел бит. Бер ничә репетициядән соң, "Мин Мүкләкләр оныгы",-диеп чатырдатып әйтә торган идем. "Мүкләк"-ул бабамның кушаматы. Ул үпкәли торган да сүз түгел, көлерлек әйбере дә юк, мактанарлыгы да. Нейтраль. Ошады миңа ул сүзJ
         Бик матур иде ул авыл, таулары, чишмәләре ни тора иде.... Әллә минем балачагым беткәнне генә көткәннәр, тауларны тигезләргә карар кылганнар, ә чишмәнең суы начарайган. Халык суга диеп керәшен авылы Сәйтәккә йөри хәзер. Бисмиллаңны әйтәсең дә, эчәсең, кая барасың? Ходай бер бит. Ә колонка суы сары шул... Нефть чыгарган җирдә әле рәхмәт андые бар. Су сибәргә ярый.
         Минем бабай сугышта катнашкан (барлыгы 9 ел хәрби хезмәт иткән). Генерал Абрамовның адъютанты булган. Сугышка кадәр су асты көймәсендә матрос булып хезмәтен башлаган, аннан соң Бөек Ватан сугышы, Япон сугышына да эләккән. Авылына ул 4 сугышчан орден һәм медальләр кавалеры булып кайта. Бик сабыр, төпле, акыллы, укымышлы, зыялы кеше иде. Сугыштан соң ул колхозның ягулык салу станциясендә хезмәт куйган. Сугышта осколок аның үпкәсенә эләккән булган һәм ул астма белән интегеп, озак яши алмады. Кызганыч...
         Әбием Рәйсә - бик ,,деловой" . Аның белмәгәне юк иде. Ул бик актив, эшчән, уңган, үз сүзен, фикерен ачыктан-ачык әйтүче булды. Әни белән сөйләшә алмаган сүзләрне дә аның белән бүлешә идем мин.
    Әбием "Кама" колхозында өлкән бухгалтер булып эшләде. Хәтерлим әле, берьюлы әбием (мин садик баласы булганмын дыр инде) төшке аш вакытында бөрлегән җыярга алып барды. Ул җиләкнең тәме хаман онытылмый... Урман авылга терәлеп торганы истә калган... Хәзер урман урынында Түбән Кама диңгезе (шулай ди халык). Русча әйткәндә, Нижнекамское водохранилище.
         Әби-бабай мине әрәмәгә печән чабарга да, колхоз кырына чөгендер эшкәртергә дә, иңешкә казларны алып кайтырга да, ,,чмори-чмори"диеп, бозау эчерергә дә, чишмәгә суга да алалар иде. "Син түзем бит, кызым, башкалар елый",- диләр иде. Ә иң кызыгы, кунакка, биләмгә (безнең мишәр ягында андый сүз ишеткәнем юк) барганда да мине алырга яраталар иде. "Кирәкмәгәнне сөйләмисең, олыларча тотасың",-дия иде әбием. Халык усал бит, әтиең аракы эчәме дип, сораганнары истә, мин ятлаган төсле :"Мой папа ни капли не пьет",-диеп җавап бирә идем.
         Гомер үтә, аккан сулар кебек... Инде бүген-иртәгә үзем дәү әни булырга тиеш... Әбиле-бабайлы еллар-иң матур чаклар булган... Ә кышларын мин әби белән хат языша идем. Нуриәхмәт абый, Разыя апа (бабайның сеңелесе) турында, аларның гөлләре кыш көне туңган микән диеп, Накыя әби (әбиемнең сеңлесенә быел 90 тулды) ничек тора диеп, күрше Газдәбикә апаның исәнлекләрен сорашып, бергә уйнап үскән Мәмдүдә ни хәлдә, Зойка кушаматлы кәҗә сөт бирәме, диеп сорап яза идем.
         Әби бабайга яратып чыкмаган, аның егете дә булган икән... Әбинең әбисе көчләп биргән. Әмма алар гомер буена берберсенә бер генә дә авыр сүз әйтмәгәннәрдер. Идеаль гаилә нинди була дисәләр, мин бары тик аларны искә алыр идем. Аракы юк, рәнҗетү юк, күз яше түгү, хыянәт юк. Бары тик эш, хезмәт, колхоз, дин, балалар, туганнар төшенчәләре генә...
         Ә мәхәббәт? Ул бербереңне хөрмәтләп яшәүдә дер... Әби-бабайсыз калгач, бер шигырь язган идем. Искә төшереп, язып карыйм.
    Әнкәйнең туган ягы-таулы Кама буйлары.
    Бөек Шишкин сүрәтләгән кырлары-урманнары.
    Юл буенда тезелеп кала горур-горур вышкалар,
    Зәңгәр ягулык бирүче, ясалма- корылмалар.
    Бәзәкә авылында яши бик эшчән, булган халык.
    Кунакчыл да, уңган да, хөкем итә чисталык.
    Саф чишмә суларыннан әзерлиләр сөт белән чәй.
    Бәлешләре һәм төшләре була төшкә керердәй.

     

                                                                       Лия Фасахова, 2022 ел, ноябрь

     

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться