• Новости

    Гайнетдинов Зайнетдин- беренче ботендонья сугышы ветераны

    Гайнетдинов Зәйнетдин- беренче бөтендөнья сугышы ветераны

         Гайнетдинов Зәйнетдин (1894 елда Бәзәкә авылында туган) беренче бөтендөнья сугышында башта 22-нче Түбән Новгород пехота полкында хезмәт итә. Сугышта каты яралангач аны 1915 елда Пермь губерниясенең Түбән Тагил (бүген Свердловск өлкәсе) шәһәрендәге лазаретка җибәрәләр. Шунда дәвалану беткәч Зәйнетдин абзыйны 1915 елның 17 августында тагын фронтка китү алдыннан Пермьга медицина комиссиясе үтәргә.

         Медицина комиссиясе үткәч Зәйнетдин абзыйны 63-нче Углич пехота полкына хезмәт итәргә җибәрәләр. Шунда хезмәт иткәндә 1916 елның 27 маенда Тернополь (Украина) шәһәре янындагы сугышларда ул тагын яралана, аннан 19-нчы автотранспорт подразделениесе белән башта 98-нче эвакуация госпиталенә, ә аннан Саратов шәһәренә күчерелә һәм 1916 елның 7 июнендә Саратов шәһәренең 2-нче лазаретына салына.

         Гайнетдинов Зәйнетдин абзый турында архивларда бүтән документлар табылмады- димәк, ул һәлак булганнар, тагын яраланганнар, хәбәрсез югалганнар, пленга төшкәннәр арасында юк. Шулай булгач, ул сугыштан соң авылга кайткан булырга тиеш. Бу геройның кемнең туганы икәнен беләсе иде?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться