• Новости

    Шэфкатьлелек мирас булып барсын

    ШӘФКАТЬЛЕЛЕК МИРАС БУЛЫП БАРСЫН,

    БЕЗ КИТКӘЧ ТӘ КИЛЕР БУЫНГА

     

    11 декабрь – Бәзәкәнең талантлы бер улы М.Гыймазетдиновның туган көне. Шул уңайдан шагыйрьне искә алып аның тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укырга, җырларын тыңларга дип авылдашлары авыл китапханәсенә әдәби кунакханәгә җыелдылар.

    Марсель абый туган авылы Бәзәкәнең алтын-сары усак-каеннарын, талгын җилдә тирбәлгән тук башак басуларын, ап-ак ташыннан бәреп аккан салкын сулы мул чишмәләрен, шул чылтыр чишмәләргә таңнар белән суга килгән Алсу, Банат, Сара, Гайшәләрен; яз кояшы астында ташкын булып йөгергән гөрләвекләрен, калын кар юрганы астында изрәп йоклаган буразналарын шигырьләргә, җырларга салган кеше. Ә күңел сандыгында аның тезелешеп очкан кыр казлары сагышы; хәтфә урамнары, җырлы урманнары чакырган Бәзәкәсенә ашкыну; чәчләр чаларгач та, гомерләр узгач та чәчәкле язлар, күңелгә назлар китергән беренче мәхәббәтен сагыну.

    Бу кичәдә авылдашлар шагыйрьнең киләчәк буынга мирас итеп калдырган шәфкатьлелек турындагы шигырьләренә тукталдылар, танылган артистларга кушылып җырларын җырладылар; М.Гыймазетдиновның тормышын яктырткан “Гомер җырда калсын” китабы авторы ветеран-укытучы Р.Мөхетдинова истәлекләре белән бүлеште; шулай ук үз иҗатларында шәфкатьлелек темасын киң яктырткан шагыйрьләр Ф.Яруллин, Ә.Атнабаев һәм газета битләрендә урын алган шигырьләр дә яңгырады.

    Кичә җылы, ихлас мөнәсәбәттә узды, Марсель абыйны якыннан күреп белгән авылдашлары түгәрәк чәй табыны артында озак кына аның якыннарын, әти-әнисен искә алып якты хатирәләрен яңарттылар.

    библиотека

    Гыймазетдинов М.Г.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться