• Новости

    Гайнуллин Галиахмат- беренче ботендонья сугышы ветераны

    Гайнуллин Галиәхмәт- беренче бөтендөнья сугышы ветераны

         Гайнуллин Галиәхмәт Салагыш волостеның Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышында ул 109-нчы Волжск пехота полкында хезмәт итә. 1916 елның 20 июнендә 20 яшьлек Галиәхмәт азый (1896 елда туган) Сморгонь шәһәре (Беларусь, Гродно өлкәсе) янындагы сугышта аягы яраланып, 1916 елның 6 июлендә Мәскәү шәһәрендәге 2-нче эвакуация госпиталенә юллама ала. Дәвалану узгач аны Мәсәүдәге 3-нче терелеп килүчеләр командасына күчерәләр. Бу командадан соң ул тагын фронтка җибәрелгәндер. Шушы 2 документтан башка архивларда Гайнуллин Галиәхмәт турында мәгълүмәтләр табып булмады. Шулай булгач, Галиәхмәт абзый сугыштан соң авылыбызга кайта алу бәхетенә ирешкәндер дип өметләнәбез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться