• Новости

    Миниса апага

    Миниса апага

    (мөнәҗәт)

    Юл чатында Ана басып тора
    Каш өстенә куйган уң кулын.
    Ничә еллар тилмерепләр көтә,
    Мәңге кайтмас кызларын һәм улын.

    Арып-талып, туңып беткәч,
    Ялгыз өенә кайта,
    Уйларында үткән елларын –
    Гомер йомгагын сүтә,
    Сөялләнеп беткән куллары белән
    Яшьле күзләрен сөртә.

    Ачы хәсрәт һәм ялгызлык Ананы
    Җылы өеннән, йомшак түшәгеннән
    Мәхрүм итте.
    Соңгы сулышын да ак кар өстендә
    Алырга мәҗбүр итте...

    Миниса апа, бәхил бул,
    Урының булсын – җәннәт.
    Синең язмыш, түземлегең,
    Калганнарга булсын гыйбрәт.

                               Фәймә Галимова

                              15 декабрь 2022 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться