• Новости

    Гайнуллин Абзалетдин Гайнуллович- участник двух мировых войн

    ГАЙНУЛЛИН АБЗАЛЕТДИН ГАЙНУЛЛА УЛЫ-  УЧАСТНИК ДВУХ МИРОВЫХ ВОЙН

         Гайнуллин Абзалетдин Гайнулла улы 1889 елда Бәзәкә авылында Хисматуллин Гайнулла гаиләсендә (“Күчәгәрләр” нәселе) икенче малай булып туа. Аның 1887 елда туган Габдрахман абыйсы һәм аннан кече энеләре Камалетдин, Имаметдин, Фассахетдин, Салахетдин, Хаҗинур була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны Казан шәһәрендә урнашкан 162-нче Ахалцых пехота полкына хәрби хезмәткә җибәрәләр. Аның белән бергә шушы ук полкта Бәзәкәдән Закиров Ахунҗан һәм Зайнетдинов Камалетдин да була. Ахунҗан абзый белән Камалетдин абзый 1914 елның август уртасында беренче бәрелешләрдә пленга төшеп, Австриядән 7 елдан соң гына туган авылларына әйләнеп кайталар. Бу бәрелештән 1 атна үткәч, Абзалетдин абзый да Польшаның Петроково шәһәре янында Люблин-Холм операциясе барышындагы сугышта 1914 елның 23 августында аягы яраланып, 31 августында Мәскәү шәһәренең 2-нче Донской шәһәр училищесы каршындагы вакытлы госпитальгә урнаштырыла.

         Соңыннан Гайнуллин Абзалетдин Бөек Ватан сугышында да катнаша. Аны Бондюг райвоенкоматы 25.12.1943 елда РККА сафларына мобилизацияли. Шулай итеп Абзалетдин абзый ике бөтендөнья сугышы ветераны була. Соңгы сугыштан соң Абзалетдин абзый гаиләсе белән Ижевка авылында тора һәм шунда үлә. Аның ике кызы Наилә һәм Гөлҗиһан да Ижевка авылында торалар.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться