• Новости

    Рэмзия Туктаманова Яна ел белэн котлый!

    Хөрмәтле авылдашлар, кардәш-ырулар, туган-тумачалар, күрше-күләннәр, сабакташлар! Барчагызны да чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм һәм кечкенә генә шушы шигъри теләкләремне юллыйм.

     

    Өмет итмим хәзер Яңа елдан

    Бүләкләр дә, байлык, дәрәҗә.

    Сәламәтлек, имин тормыш булса,

    Шул зур бүләк хәзер һәрхәлдә.

     

    Түрәләргә тәүфыйкъ бирсен Ходай,

    Җирдә тыныч, күктә нур булсын.

    Һәр йортка дә бәхет, шатлык иңсен,

    Кайгы-хәсрәт читләп урасын.

     

    Теләкләрдә булсак һәрбарчабыз,

    Дога төшмәс безнең телләрдән.

    Улларыбыз исән-сау кайтсыннар

    Яу кырына киткән җирләрдән.

     

    Авылдашыгыз Рәмзия Туктаманова. Бәзәкә, 2022 ел, декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться