Гайсин Госман- беренче бөтендөнья сугышы ветераны
Гайсин Госман 1890 елда Алабуга уездының Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында туа. Беренче бөтендөнья сугышында ул 37-нче армия корпусы составындагы 37-нче саперлар батальонында катнаша. 1917 елның 23 январендә Рига шәһәре янында сул аягы яраланып, санитар поездында Вятка (бүген Киров) шәһәрендәге госпитальгә озатыла. Бу вакыт инде Россииянең сугыштан чыга башлау вакыты икәнен искә алып, мөгаен, Госман абзый фронтка бүтән кайтмагандыр дип фараз итәргә дә ярыйдыр. Димәк, ул госпитальдән туган авылына кайткан, яисә гражданнар сугышына кереп киткән булуы мөмкин. Аның алга таба язмышын исән булган туганнары гына ачыклый ала инде.