• Новости

    Бэзэкэ муллалары

    "Мои Бизяки" сайты архивыннан

    БӘЗӘКӘ МУЛЛАЛАРЫ.

    Сайфуллин Абдулхәлим Абдулгалләмович (1832-1917). 1860-1895 елларда Бәзәкә авылы мәчетендә мулла булып тора. (Архив материалларыннан:имам хатип I-соборной мечети д.Бизяки Салаушской волости Елабужского уезда Вятской губернии (1860-1895). Беренче хатыны - Бибидөрлательҗинан.

    Балалары: 1. Улы Сайфуллин Фәтхетдин мулла (1864-1924) 60 яшьтә вафат. 40 ел югары оч мәчетендә мулла булып тора.

    2. Улы Сайфуллин Рәфегетдин (1876-1937) түбән оч мәчетендә мулла булып тора. Ул Фәтхетдин мулладан соң югары оч мәчетендә азанчы була. 1937 елда атып үтерелә. Сайфуллин Абдулхәлим хәзрәтнең беренче хатыны авырып үлгәннән соң икенче хатын ала, аннан 4 баласы була:

    1. Беренче улы Әхмәтвафа 5 яшьтә авырып үлә.
    2. Сайфуллин Әхмәтсафа (1884-1975). Авылда азанчы мулла була. Кулга алынып 5 елга Владивостокка сөрелә. Шунда улы Әхмәтзыя аны эзләп таба һәм алар күрешәләр, бергә яшиләр. Улы тимер юл вокзалында җитәкче урында эшли. Шуннан файдаланып Әхмәтсафа авылга еш кайтып йөри. Ул 91 яшендә вафат була, Владивостокта җирләнә. Улы Әхмәтзыя 1980 елда вафат. Оныклары бүгенге көндә дә шунда яшиләр, авылга кайтып йөриләр.
    3. Кызы Сайфуллина (Гильфанова) Фаһира (1893-1996) Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем ала, Әгерҗе районы Кечек авылы мулласына тормышка чыга, аның белән Сокман авылында яшиләр. Мулланы кулга алып атып үтергәч 4 бала белән тол кала. Фаһира әби Сокман авылында 103 яшендә вафат була.
    4. Кызы Сайфуллина (Фатхуллина) Фәһимә (1899-1988) Бәзәкә авылында яшәп 89 яшендә вафат була. Балалары: Шаргыя (1928), Рәшит(1934), Рәхимә(1937), Наил (1939-2010)
    5. Материалны Ибатуллина Шаргыя әзерләде (январь 2017ел)
    6. Өстәмә: 1906 елгы метрикәдә язылган . 18 нче сан белән теркәлгән никах Турай авылында : Мартның 13 ендә Турай авылының Хамидулла Әбүбәкер углының кызы Миңлехәятне Бәзәкә авылының Әхмәтсафа Габделхәлим хәзрәтнең углына никах ителде , кызны егеткә . Никах мәҗлесендә вәкил кыз тарафыннан атасы Хәмидулла Әбүбәкер улы ир тарафыннан атасы Габделхәлим Сәйфетдин улы. Никах хотбәсен укучы Турай авылында указный имам - җәмигъ вә мөгаллим Сәләхетдин Габделгазиз улы Минеханов Флер, Турай авылы 20.01.2017









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться