• Новости

    Аулак ойле хэм гармунлы яшьлегемне сагынам

    Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам

         Татарстан Республикасында 2023 ел  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәге эшен гореф-гадәтләрне барлаудан башлады. Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп җерләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык.  Һәм онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны искә алу максатыннан хәятлеләр “Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам” дигән кич утыру үткәрде. Чарада иң элек китапханәче татар халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләргә багышланган “Мәңгелек хәзинә” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аннары  хәятлеләр халык көйләрен,  узган гасырның 70-80 нче җырларын җырлап кул эшләре эшләделәр, Р.Туктаманова, Ф.Галимова, В.Гараева көйгә салып мөнәҗәтләр әйттеләр, китапханәче татарның гомерлек моңлы юлдашы гармун турында шигырьләр укыды, бергәләп “Йөзек салыш”, “Түгәрәк” уеннарында катнаштылар. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

                                                            Фәния Бәшәрова, 2023 ел, январь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться