• Новости

    Галимухаметов Минегали- участник первой мировой войны

    Галимухаметов Минигали-участник первой мировой войны

         Гәлимөхәмәтов Минегали Алабуга уездының Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында дөньяга килә. Аны 1916 елда беренче бөтендөнья сугышына алып Киев шәһәрендә урнашкан 270-нче запас армия батальонына беренчел хәрби әзерлек узарга җибәрәләр. Шунда ул бронхит белән авыртып “1-й сводный Шполянский госпиталь”гә дәвалану өчен җибәрелә.

        Беренчел әзерлек тәмамлангач, Минегали абзыйны 22-нче Себер укчы полкына укчы итеп җибәрәләр. Сугышта ул 1916 елның 18 сентябрендә Көнбатыш Украинадагы Журки авылы (Волынск өлкәсе тирәсендә) “Брусиловский прорыв”ка кергән Ковель сугышында катнаша һәм яраланып тагын госпитальгә эләгә. Архив документларындагы язмаларгда күп төрле ялгышлар безгә авырлык белән генә Минегали абзыйның авылдашыбыз икәнен ачыкларга мөмкинлек бирә (Яранский уезд- Елабужский, Салагарская волость- Салаушская, деревня Бядана- Бизяки).

        Архив документларында Минегали абзый турында бүтән язмалар табылдмады. Димәк, ул сугыштан исән-сау калып, туган авылына кайтып тормыш корган булырга тиеш. Бәлки кайбер укучылырыбыз бу язмадан үзләренең бабасын таныр?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться