• Новости

    Бэйрэм белэн, Ватан сакчылары!

    Кадерле ир-егетләребез, Ватан сакчыларыбыз!

         Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23 февраль-чын ир-атлар бәйрәме, ныклык, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме. Нәкъ менә үз сакчылары ярдәмендә Россия һәрвакыт дөньяның иң көчле державаларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Ватанны саклаучылар көне Дәүләт терәге булган, Ватаныбызның иминлегенә хезмәт иткән кешеләрне берләштерә. Бу сыйфатларга хәзер дә, Ватанга хезмәт итүдә дә ихтыяҗ бар.

         Бу көнне ветераннарга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, кораллы конфликтларда, СВОда катнашучыларга аерым котлау сүзләре җиткерәбез!

         Ватаныбызның барлык сакчыларына нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, иртәгәсе көнгә ышаныч, исән-имин булып җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез!

     

    Ир-ат, диеп кемдер атаган бит

    Аттай булган өчен ир-атны,

    Җирен, суын, илен яклаган ул,

    Борынгылар сүзе бик хаклы.

     

    Ир-ат тире белән иген үскән,

    Магърүр йортлар — ирләр кулыннан,

    Үлән үсмәс җирдә шәһәр калкып,

    Машиналар чаба юлыннан.

     

    Ир-ат, диеп кемдер атаган бит,

    Ат язмышы булган ирләрдә,

    Ил терәге булып яуга киткән

    Җилләр җитә алмас җирләргә.

     

    Ир иңенә таяна хатын-кыз

    Ир-ат белән генә ул горур,

    Әти куенында үскән бала

    Мин әтиле! — диеп төз торыр.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться