• Новости

    Бэйрэм белэн, гузэл затларыбыз!

    Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз!

         Кадерле хатын-кызлар, әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз– ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

         Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

         Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

         Котлы булсын бәйрәмегез!

     

    Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,

    Иркәне, назны сөя;

    Кадер белмәгән кулларда

    Хатын-кыз шиңә, көя.

     

    Хатын-кыз ул кояш кебек,

    Сиңа җылысын сибә;

    Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,

    Ул сула, аннан кибә.

     

    Хатын-кыз ул ал таң кебек,

    Көн башлана аңардан;

    Хатын-кызны саклау кирәк –

    Аннан тормыш яңара.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться