• Новости

    Дога кылу безгэ бик кирэк

    Дога кылу безгә бик кирәк

     

    Иртән торып карыйм тәрәзәгә,
    Ә урамда ап-ак кар ява.
    Әй, китәсе килми һаман кышның,
    Алышынасы килми язларга.

    Табигатьнең үз законы бар бит,
    Сорап тормый аны беркемнән.
    Хәере белән килсен жылы язлар,
    Матур булып атсын ал таңнар.

    Яз барыбер үзенекен итә,
    Эретә ул карын, бозын да.
    Яңа гына яуган ап-ак карлар,
    Әйләнделәр тагын суларга.

    Күңелләргә керсен яз жылысы,
    Эретсен ул күңел бозларын.
    Агып китсен яз сулары белән,
    Чистарынып калсын күңелең.

    Дөнья матурлыгын күреп яшик,
    Җир йөзендә бары без кунак.
    Раббыбызның биргән нигъмәтенә,
    Дога кылу безгә бик кирәк.

    Дога кылыйк киткән солдатларга,
    Авыр язмыш төште аларга.
    Аналары, балалары көтә,
    Сакла, Раббым, читтә калдырма.

    Карлар эрер, чыгар матур чирәм,
    Җылы язлар килер җиһанга.
    Раббым биргән шушы матурлыкны,
    Буыннарга кирәк сакларга.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов.

    20 март, 2023 ел.

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться