• Гильфанов Риф Файзелхак улы

    Минем әтием – солдат

    Кеше билгеле бер дәүләттә туа, яши, хезмәт куя, укый, шул дәүләтнең халкына керә, үзенең Ватанга тугрылыгын һәм мәхәббәтен белдерә. Бер дәүләттә яшәп, кешеләр шул ук вакытта башка халыклар белән аралаша, алар белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыра; ләкин шулай булса да безнең Җир планетабыз ХХ-гасырда бөтендөнья сугышларының тетрәндергеч афәтләре аша үтте. Хәзер дә җир шары, үзенең төрле почмакларында килеп туган “яраларын” төзәтеп тә өлгерми, кайдадыр тагын “кайнар нокталар” хасил була...

    Минем әтием дә шушы “кайнар ноктаның” тере шаһиты. Гильфанов Риф Файзелхак улы 1966 елның 29 мартында Бәзәкә авылында туган, туган авылында белем алган, беренче хезмәт чирканчыгы да шушы туган туфрагында башлана, яшь булуына карамастан, көчле тракторны егәрләгән... Һәм менә инде, армия сафларына барып, ватан сагында хезмәт итү бурычы килеп чыккан. Әтиемнең сөйләве буенча 1984 елның ямьле яз айлары була бу. Бөтен тирә-як кышкы йокыдан уяна, табигать яшәрә, бар тереклек, сулышка сусаган кебек кояш нурларына үрелә! Табигать әлбәттә үзенең “балаларына” җылылыкны тигез өләшә, беркемне дә аермый, ятим күрми. Чөнки һәрнәрсә дә яшәргә яратылган...

    Әтиемне Төркмәнстан якларына озаталар, алда – ике айлык өйрәнүләр һәм Әфган җирендә “интернациональ бурычны” үтәү.

    Әлбәттә, ул вакытта бу сугышның чын йөзен, чын масштабларын, чын сәбәпләрен “җиде тамга” астына яшергәннәр. Хәзер инде бу карарларның халыкны алдалау икәнлеген бөтен дөнья белә. Әтием кебек гади солдатлар әлбәттә аның турында уйламаганнар да, аларга үз җилкәләрендә сугышның нәрсә икәнен татырга туры килгән. Менә аларның маршрутлары: Мазарашәриф, Ташкурган, Баймол, Пулухумри, Кундук һәм башкалар. Әле хәзер дә шушы шәһәрләрнең исемнәре телевизордан яңгыраса, ул үзенең солдат елларын искә төшерә: бервакыт алар урнашкан гарнизонга көтмәгәндә “дошманнар” һөҗүм итә. Командирлары каты яралана, ләкин алар югалып калмый, батырларча каршылык күрсәтә һәм гарнизон саклап калына.

    Миңа Данис Хәйруллинның “Үлем кырында” дигән шигырь юллары шушы вакыйгага туры китереп язылган кебек тоела.

    Ишетелде: “Өскә түгел, аска бак!”

    Язмыш көлде...

    Төште кулдан автомат...

    Газраильгә кай җан да бер, кай җан да,

    Шагыйрь үлми,- башлап ат син, башлап ат!

    Әфганстан мәхшәрендә халкыбыз, һичшиксез, бик күп улларын югалткан. Аларны да онытмаска иде! Әтием Риф бәхет йолдызы  астына тугандыр дип саныйм мин, чөнки ул туган Ватанына исән-имин кайта, туган туфрагына кайтып нигез сала, оя кора... Ә хәзер без – әтиемнең ике улы, ике газизе шул бәхетнең дәвамы булып торабыз.

    Җир йөзендәге тынычлык – бик зур кыйммәт! Шушы кыйммәт барлык кешелек дөньясына яшәү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗә шунда, кеше – үз язмышының хуҗасы, бу язмыш бик күп очракта аның рухи байлыгы, тормышта үз урынын табуы, үз-үзеңне чын кеше итеп күрсәтүе белән бәйле. Ә миинем әтием шундый кеше!

                                                                     Гильфанов Рәдиф. 8 сыйныф.

    Материал тарих укытучысы Р.Салаватуллин җитәкчелегендә Бәзәкә мәктәбе укучылары әзерләгән “Әфганчы-интернационалистлар”(2006 ел)  дигән җыентыктан алынды.  









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться