• Ибатуллин Ренат

    Ибатуллин Ренат

     

    Әфган сугышы ветераны авылдашыбыз Ибатуллин Ренат Сәетҗан абый белән Мөслимә апа гаиләсендә 1965нче елның 2нче ноябрендә дөньяга килә.

     

    “Авыл малаеның тормышы ничек иде ул чакларда: башта урта мәктәп, аннары машина-трактор паркында эш. Шуннан Чаллы шәһәренә шоферлыкка укырга җибәрделәр, аннары армия. 1983нче елның көзендә Ерак Көнчыгышта –Кытай чигендә 5нче мотоманерная группада пограничник булып хезмәт итә башладым.Шуннан 4нче мотоманерная группаны алыштырырга Әфганга җибәрделәр. Анхой, Музар-и-Шәриф, Анджой, Шеберган, Баламургад шәһәрләрендә булырга туры килде.


    Язын Әфганистан җире искиткеч матур кызыл чәчәкләргә күмелә, температурада контраст бик көчле. Көндез 30-40градус эссе, кичен бушлаттан башка йөреп булмый – туңдыра. Әниләргә Әфганда икәнемне язмадым, границада водовозда эшлим дидем, хезмәтне тутырып кайткач кына әйттем. Ерак Көнчыгыштан Таҗикстан чигенә минем су ташырга килүемне ничек дип аңлаганнардыр, хәзер әйтә алмыйм, үзләре дә юк.” Үзе турында тыныч кына гап-гади нәрсәләр турында сөйләгән кебек Ренат гомеренең зур сынау үткән, яшәү белән үлем арасында булган еллары турында сөйли.

    Әлбәттә, бу сугыш турында иркенләп, бөтен нечкәлекләрен тәфсилләп сөйләгән кешене минем күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Шушы гади җөмләләр артына Ренатның да утны-суны бергә кичкән, күпме сынауларны бергә җиңеп чыккан һәм тау-ташлы Әфган җирендә һәлак булган дусларын сагыну хисе, шушы якты дөньяларда алар белән данлы яшьлек елларын искә алып бер күрешү насыйп булмаганга үкенү хисе яшеренгәндер.Чөнки үзе дә “ял иткәндә берәү дә үлем турында телгә алмый, барыбыз да киләчәкне уйлап хыялланабыз, планнар корабыз. Ә иртәгесен бер самолет килә дә бомбага тотып китә. Синең белән кичә генә янәшәдә утырган дустың инде юк. Иң авыры менә шул. Аны берничек тә акылга сыйдырып, күңелне ышандырып булмый”, ди ул.

    Шулай, инде 25 ел үтсә дә ул җирләрдә булган вакыйгалар бугенгәчә Әфганчылар йөрәгендә авыр яра булып саклана.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться