• Новости

    Резеда Шамсуллина шигырьлэре

    Мең бәхетле яшәр иде 

    Кеше күңеле күкләр кебек иркен булса,
    Зәңгәр диңгезләрдәй чиста булса - 
    Мең бәхетле яшәр иде илдә. 

    Кеше гадилектә зурлык таба алса,
    Яхшылыкта яман күрмәсә-
    Мең бәхетле яшәр иде җирдә.

    Сабыйлардай изге булса җаны,
    Уйлап әйтсә барлык сүзләрен,
    Кимер иде бәхетсезләр саны.

    Мәрхәмәтле һәм дә сабыр булса кеше, 
    Ташлар түгел, ашлар ыргытса, 
    Җиһаныбыз гел бәхетле булыр иде.

    Бәхет өчен күп кирәкми

    Бәхет өчен күп кирәкми, 
    Вакытында аңласаң.
    Булганына шөкер итеп,
    Рәхәтләнеп яшәсәң. 

    Янда булса сөйгән ярың,
    Алмадай балаларың. 
    Эшкә теләк белән барсаң,
    Ашкынып өйгә кайтсаң. 

    Сәламәтлек булса корыч, 
    Җанкаең булса тыныч. 
    Шул түгел мени ул бәхет?
    Шул түгелме куаныч? 

    Туганнар белән җыелып,
    Күрешүләр еш булса.
    Бер-береңә җилкә куеп, 
    Җиңсәң авырлыкларны. 

    Бәхет өчен куп кирәкми. 
    Тик, вакытында аңла:
    Матди байлыкны түгел, 
    Рухи байлыкны тупла. 

    Юллар

    Мин, юлларга гашыйк кеше.
    Сәбәбе аның җитди:
    Алар илтә туган йортка,
    Илтә, туган нигезгә. 

    Мин, юлларга гашыйк кеше.
    Сере аның гап-гади:
    Аралар ерак дип тормый,
    Язмышларны бергә бәйли

    Чаллым 

    Чаллым - минем нурлы ягым, 
    Туып-үскән бәллүр бишегем.
    Яр буенда көн дә чәчәк ата, 
    Минем матур, данлы шәһәрем. 

    Түбәтәйле бинаң ераклардан күренеп,
    Һәрбер кунагыңны сәламли. 
    Иркен урамнарың колач җәеп,
    Һәммәсен дә җылы каршылый. 

    Сагындыра нарат урманнарың, 
    Саф һавада уйнап-үскән чак. 
    Дулкынланып аккан Кама суың,
    Шау-гөр килеп анда йөзгән чак.

    Сабыр һәм кунакчыл халкың
    Җәлеп итә һәрчак күңелне. 
    Үскән синдә асыл егет, кызлар,
    Күренекле шәхес күпләре.

    Чаллым, минем ак калам син, 
    Бай тарихлы горур шәһәрем. 
    Сиңа кайтып илһам алам мин, 
    Шифа таба синдә йөрәгем.

    Әнием

    Газиз әнием минем, 
    Яныңда шундый рәхәт, 
    Чәй эчеп, сөйләшүләр, 
    Җаныма бирә сихәт.

    Син янәшә булганда, 
    Онытыла бар борчулар. 
    Урамда кыш булганда, 
    Куңелдә матур язлар.

    Синең янда гел бала мин, 
    Әни булсам да үзем.
    Күңелгә шифа сибә,
    Синең назлы һәр сүзең.

    Өйнең яме - әнидә ул,
    Әниле өй - гөлбакча.
    Догаларың, теләкләрең,
    Миңа гел юллар ача.

    Күз карашың, йөрәк җылың-
    Тормышымда зур терәк. 
    Сокланам мин синең белән, 
    Минем өчен син - үрнәк. 

    Кадерле кешем минем, 
    Рәхмәтем сиңа чиксез.
    Бик яратам сине, әни,
    Гомерең булсын җилсез.

    тулырак

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться