• Новости

    Яна сулыш

    «ЯНА СУЛЫШ»

    20 апрель көнне Бәзәәэ мәдәният йортында авылдашыбыз, Алабуга мәдәният хэм сәнгать көллияте студенты Гүзәл Гатауллина «Яңа сулыш» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Гүзәлнең иҗатын яратучылар саны бик күп, алар районыбызның төрле авылларыннан, Менделеев шәһәреннэн килделәр, 300 урынлык зал тулы иде. Тамашачы бу көнне рәхәтләнеп ял итте, җыр –моң диңгезенәэ йөзде, шаярды, уйнады, күңел ачты.

    Гүзәл кечкенәдән сәнгатькэ гашыйк иде. Авылыбыз мәдәният йорты уздырган чараларда гел актив катнашты. Аның узенчәлекле, моңлы тавышы купләрнең куңелен әсир итте. Бу Гүзәлнен тәүге концерты, ул быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый. Биредэ аның укытучысы Дәүләтов Илнур Мәгъсүмҗан улы да бар иде. Укытучысы киңәшләренэ таянып, Гүзәл бик матур концерт программасы әзерләгән. Матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз, тамашачы белэн шаян уеннар берсенәберсе үрелеп барды. Залда көчле алкышлар, яңгырап торды. Бу көнне Гүзәлне дебют концерты белән котлап, аның дуслары, курсташлары, Менделеев шәһәреннән «Шаян» халык бию ансамбле солистлары да килгән иде. Алар үзләренең чыгышлары белэн Гүзәлгә матур киләчәк, иҗади уңышлар теләделәр.

    Гүзәлнең хезмәтен югары бәяләп, тамашачы аны чәчәк букетларына төрде. Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы исеменнән Гүзәлгә (Бәзәкә мәдәниятын үстерудә, милли традицияләребезне саклап калуда керткән өлеше өчен) хэм укытучысы Илнур Мәгъсүмҗан улына (үз укучысының сәләтен күрә белүе һәм үстерүе, укуында һәм көллият эшчәнлегендәге барлык башлангычларын хуплавы өчен) РӘХМӘТ ХАТЫ тапшырылды

    Әгэр бу концерт - Гүзәлнең имтихан эше булса, без авылыбыз, районыбыз белән берсүзсез 

    +5 ЛЕ БИЛГЕСЕ куябыз!

    Гүзәл, мәдәният йорты коллективы исеменнән, авылыбыз халкына мәдәният өлкэсендэ хезмәт иткәнең өчен зур рәхмәт белдерәбез! Сиңа киләчәктә бары тик ак юллар гына телибез. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади уңышларга ирешергә, яңа баскычлар, биек үрлэр, зур жиңүләр яуларга язсын!

    Г.Гөмәрова. (апрель 2019 ел)

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться