Тирә-юньдә кызыклы ачышлар
200гә якын ил булган һәм 7,6 миллиардтан артык кеше яшәгән бу дөньяда кызыклы хәлләр, көлкеле һәм шул ук вакытта шаккатыргыч ачышлар да булып тора. Аларның кайберләре белән танышу өчен Бәзәкә авылы китапханәсендә «Познавай-ка» түгәрәге әгъзалары өчен «Тирә-юньдә кызыклы ачышлар» дигән мавыктыргыч сәгать үтте. Дәрестә балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясында, географиядә һәм архитектурада, фән һәм спортта иң кызыклы ачышлар һәм фактлар белән таныштылар. Әлеге чарага шулай ук «Ужасно интересно все то, что неизвестно» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнде һәм библиографик күзәтү үткәрелде. Балаларны бигрәк тә җир-су хайваннары тормышындагы ачышлар, спорт тормышындагы фактлар гаҗәпләндерде. Бу чара соңында булган үзара фикер алышуда ачыкланды.
Ф.Башарова