Мәрхәмәтлелек йөрәктә яши
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне белән, илебездә изгелек һәм ихтирам атналыгы башланып китте. Бу көнне без өлкәннәрне котлыйбыз, аларның гомер буе башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп хөрмәт күрсәтәбез.
Ә менә Бәзәкә авылы китапханәсенең өлкән яшьтәге актив укучылары бу атнада, илебез өчен авыр көннәрдә, МХОга ярдәм йөзеннән мәрхәмәтлелек акциясе үткәрик дигән башлангыч белән чыктылар, ватниклар һәм салфеткалар әзерләргә тәкъдим иттеләр.
Авылның беренче көнне җыелган иң ярдәмчел һәм мәрхәмәтле хатын-кызлары Өлкәннәр көнендә аеруча тырышып эшләделәр, 100 салфетка һәм 100 дән артык ватник әзерләделәр. Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә, өлкәннәребез, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын.
Атна буе дәвам итәчәк әлеге акция көннәрендә китапханә иртәнге 9.00 сәгатьтән эшләячәк. Читтә калмагыз, авылдашлар, безгә кушылыгыз.
Ф.З.Башарова