• Новости

    Фэния хэм Эхмэтгэли Латыйповларнын Яна ел котлаулары

    Фәния һәм Әхмәтгәли Латыйповларның Яңа ел котлаулары

         Хөрмәтле авылдашларыбыз, кадерле туганнарыбыз, якын дусларыбыз! Илебезнең, авылыбызның батыр баһадирлары ерткыч фашистларны тар-мар иткән Җиңү көненең 80 еллыгы булган 2025 елыбыз үтеп барса да, мәңге исебездә саклаячакбыз!

         Котлайбыз сезне якынлашып килүче яңа 2026 ел белән! Бу ел түземсезлек белән көткән Җиңү көне алып килсен дигән изге теләктә калабыз! Телибез барыгызга да ныклы тазалык, шат-бәхетле көннәр, зур уңышларга ирешүегезне! Раббыбыз рәхмәтеннән ташламасын, сәламәтлекләр өстәп торсын!

         Гомер безгә бары бүләк кенә,

         Яшеннәрдәй яшьнәек.

         Хәттә борчулардан шатлык табып,

         Гел елмаеп кына яшәек.

         Хәерле, бәхетле, матур ел булсын, өегезнең түрендә иман нуры балкып торсын! Амин!!!

        Фәния һәм Әхмәтгәли Латыйповлар. Красноярск крае, Железногорск шәһәре









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться