Кышкы иртә салкыны
Битләремне өшетә.
Яңа елның яңа көне
Күңелемә ут кертә.
Котлап узам барчагызны,
Шигырем юлдаш булсын.
Уй теләкләр, хыялыгыз
Көн саен чынга ашсын.
Бәхет, муллык алып килсен
Яңа елның һәр көне.
Бердәм булып, тыныч тормыш
Биләп узсын һәр кемне.
Яңа еллар котлы булсын! 2025 елда булган барлык авырлыкларны артта калдырып, яңа 2026 елны яхшы күтәренке кәеф, сабырлык һәм тынычлык белән каршы алыйк. Өйләрегез якты, күңелләрегез тыныч, тәннәрегез сәламәт булсын!
Гирфанова Раилә. 2025 ел, декабрь