• Новости

    Горурланам сезнен белэн, авылдашларым!

    Горурланам сезнең белән, авылдашларым!

         Авылдашларыбызның яше-карты СВО сугышчыларына бик актив ярдәм итәләр. Һәр үргән челтәр, һәр төрле ярдәм Җиңүгә таба бер адым ул!

        Барысы да уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Кемдер СВО зонасына үз транспортын җибәрә, икенчеләр якташлар өчен посылкалар җыя, шул ук вакытта матди ярдәм итүчеләр дә аз түгел.

        Маскировка челтәрләрен апалар, кызлар күңел җылыларын салып, изге теләкләрен теләп үрәләр. Бу эштә иң активлар- Роза Дождикова җитәкчелегендә Калимуллина Гөлфания, Галимова Фәһимә, Закирова Әкълимә, Хөрмәтуллина Рәүфә, Гараева Мәүлидә, Хисаметдинова Рәзилә, Сипатова Лидия, Тухватуллина Суфия, Бикмухаметова Фәридә, Калимуллина Мөршидә, Федорова Регина, Гараева Вәсилә, Авраменко Татьяна саналалар. Аннан башка бик күп авылдашлар гуманитар ярдәм өчен ашамлыклар, ит, яшелчә, одеялолар, җылы киемнәр, медикаментлар алып киләләр. Шулай ук СВОга әйберләр алу өчен акча җыюда бик күп авылдашлар катнаша- барысын да санап бетерерлек түгел.

        Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Шулай ук барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм! Илләргә иминлек булсын! Сау-сәламәт булып, эшләгән эшләрегезнең савабын алырга язсын. Тагын бер чын күңелдән рәхмәт сезгә, авылдашлар!

                            Гайфетдинова Мининур, Казан шәһәре. 2025 ел, декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться