Махмутова Аниса Яна ел белэн котлый
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне якынлашып килүче яңа 2026 ел белән тәбрик итәм. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле тормыш, эшегездә уңышлар телим, уйлаган уйларыгыз матур, эшләгән эшләрегез файдалы, йөрегән юлларыгыз тигез, сикәлтәсез, үзегез һәм туганнарыгыз исән-сау, балаларыгыз акыллы, күршеләрегез тәртипле булсын. Сугышлар бетеп, тынычлыкта яшәргә язсын, сугышчыларыбыз исән-имин булып әйләнеп кайтсыннар. Авылдашларым, җиң сызганып, вакытларын кызганмыйча фронтка ярдәм итәләр. Аларга бик зур рәхмәт. Барыбызга да көч, түземлек, бары тик матур теләкләр телим.
Мәхмүтова Әнисә. 2025 ел, декабрь