• Новости

    Габдуллина Гузэл: Яна ел белэн!

                                                    Яңа ел белән!

           Менә тагы чираттагы яңа ел да килеп җитте. Бу чор hәрберебез өчен дә әhәмиятле вакыт – балачакта серле чыршы төбе бик тә кызыксындырса, яшьләребезнең башына яңа ел кичәсен кемнәр белән hәм кайда каршыларга дигән уй килсә, гаилә корганнарның уе затлы-тәмле ризыклар әзерләү булса, олыгая барганнарыбызга  яңа ел кичәләре тыныч кына узып китсен дигән уйлар килә. Телевидение тапшыруларында, телефоннарда, смартфоннарда яңа ел белән котлаулар күбәя. Мин дә шушы чараларга кушылам.

           Хөрмәтле авылдашлар, туганнар, дуслар!

       Сезне якынлашып килүче Яңа – 2026 ел белән чын күңелдэн тәбрик итәм! Барчабызның да тормышларыбызда зур уңышлар, муллык теләп калам. Күгебез аяз, илләребездә тынычлык, гаиләләребездә тигезлек hәм шатлык булсын. Яңа елда hәммәбез дә сәламәт hәм бәхетле булыйк!

     

                                     Гүзәл Габдуллина (Гыйльфанова). 2025 ел, декабрь

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться