Исәнмесез, кадерле туганнар, хөрмәтле авылдашлар!
Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Узып баручы 2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында булды.
Россия президенты В.В.Путин 2025 елны төрле тарихи сугышларда катнашып, дошманны тар-мар иткән ата-бабаларыбызның батырлыклары, махсүс хәрби операциядә катнашкан геройларыбыз хөрмәтенә “Ватанны саклаучылар елы” - дип игълан итте.
Безнең бурычыбыз – үзенең бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм фидакарьлеге, иң элек Ватанга карата мәхәббәте белән яңа буынга тынычлык, азатлык һәм бәйсезлек тәэмин иткән ата-бабаларыбызның һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның, туганнарыбызның, улларыбызның батырлыгы турындагы хәтерне саклап калу.
Бүгенге көндә меңләгән милләттәшләребез махсус хәрби операциядә Ватан алдындага бурычларын намус белән үтиләр.
Ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Батырларыбызны Туган илгә Җиңү белән кайтуларын ихлас күңел белән көтәбез.
Яңа ел якынлашкач, алда көткән якты өметләр, шатлыклы мизгелләр күңелне җылыта. Сезгә барчагызга да бәхет, рухи тынычлык, илләргә иминлек, максатларга тугры юл телим. Яшәү ямен татып, һәр иртәдә елмаеп уянырлык Яңа ел булсын, бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, уңышлар юлдаш булсын! Яңа ел белән!
Когда приближается Новогодний праздник, предвкушение радостных мгновений согревает душу. Желаю вам счастья, душевного спокойствия и верного пути к вашим целям! Пусть Новый 2026 год дарит радость и вкус к жизни. Желаю вам крепкого здоровья, благополучия и каждое утро просыпаться с улыбкой! С Новым годом!
Ваша Мининур Хаматовна Гайфутдинова. Казань, 2025 год, декабрь