11 январь көнне бөтен дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз “Рәхмәт” көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсендә балалар өчен “Тәмле телле булыйк” дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Дәрестә укучылар шул исемдәге презентация ярдәмендә тылсымлы сүзләр кулланырга өйрәнделәр, урман җәнлекләре китергән мисалларга җавап бирделәр, тел турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. Китапханәче Ф.Башарова сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды, чара соңында укучыларны татлы тәм-том белән сыйлады. Һәм балалар рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Фәния Башарова