• Новости

    Мансур Хузиахметов шигырьлэре

    Венерага.

    Гомер бәйрәмең бит бүген синең

    Җыелдык мул табын янына.

    Озын гомер, сәламәтлек телим,

    Сөенеп туймыйм синең барыңа.

    Хак Тәгалә насыйп итсен миңа

    Булырга гел синең яныңда.

    Һәркөн бергә каршыларга язсын

    Туган көннең кичен, таңын да.

    Һәр  көн сиңа  шатлык  кына бирсен,

    Балаларың булсын яныңда.

    Үкенмә син, үтте гомер диеп.

    Гөрләп яшә тагын-тагын да!

    Туган көнеңә дип бүләк итәм

    Чәчәкләрнең кызылын, алларны.

    Озак еллар бергә каршылыйк әле

    Алсуланып аткан таңнарны.

    Ана исеменә дә тугры булдың,

    Үстердең син улың, кызың да.

    Хатын-кызның матурлыгы аның ,

    Гүзәллеге - Ана булуда.

    Керфегеңдә яшь бөртеге күрсәм

    Кар бөртеге бит ул, диярсең.

    Ходай насыйп итсә, бәлки, әле

    Оныкчыкларыңны да сөярсең.

    Бу яшеңдә сиңа иртә әле

    Уфтанырга, уф-ах орырга.

     Насыйп булсын сиңа туксанын да күреп

    Йөзгә хәтле әле торырга.

    Сәламәт бул, озак яшә, бәгърем,

    Шушы  минем бөтен теләгем.

    Кабул итеп ал син шигыремне,

    Сиңа булсын иң зур бүләгем!

     

    подробнее

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться