«Яңа ел күчтәнәче», Бәзәкә мәдәният йорты, 04.01.2018ел.
4 январь көнне Бәзәкә авылы халкы тагын бер Яңа ел күчтәнәченең хуҗалары булдылар. Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кирамутдинов бәзәкәлеләрне яңа концерт программасы белән сөендерделәр. Якташларыбыз белән очрашуга Псәй, Турай, Ахтиял авылларыннан, Менделеев шәһәреннән дә кунаклар килде. Руслан белән Ильмира үзләренең моңлы тавышлары, тирән эчтәлекле матур җырлары белән кунакларны әсир итте. Биюче кыз Гүзәл Юсупова тамашачы күңелен көнчыгыш дулкыннарында тибрәндерсә, Шәфәгать Салиховның оста тибрәткән гармун телләре үзебезнеңмилли татар моңнарына төрде. Концерт бик матур булды! Артистларга зур рәхмәт! Кабат очрашулар насыйп булсын.