• Новости

    Ике аккош

    14 февраль – Гашыйклар көне! (Бәзәкә авылы мәдәният йорты)

    Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре гашыйклар көне уңаеннан “Ике аккош” дип исемләнгән конкурс-кичә оештырдылар.

    Гашыйклар бәйрәме ул – серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Менэ шундый гашыйк җаннарны үзенә җыйды мәдәният йорты.  Кичә бик күнелле булды, гашыйк җаннар үз парларын тапты. Конкурста һәр пар үз номинациясендә җиңү яулады. Гузәл бәйрәмнең истәлекле буләкләре дә тапшырылды.

    Чыннан да, җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?! Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши.

    тулырак

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться